Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Айдар Рәкыйпов аз сөйли торган сылу кыз эзли

Ул 35 яшьтә өйләнергә җыена

Яшь, чибәр  җырчы Айдар Рәкыйповны якыннары һәм тамашачылары: «Кайчан өйләнәсең инде?» – дигән сорау белән аптыратып бетергәннәр ахырысы. Ул Чаллыда «Күңел» радиосы концертында бу сорауга ачыклык кертте. 

– Сәхнә артында да бу хакта сүз булды. Өлкән абыйлар: «Энем өйләнмә», – диләр. Яшьрәкләр: «Өйлән, кайткан җиреңә ашарга пешкән булыр», – диделәр. Күрәсең өлкәннәрнең ашап кайта торган урыннары бар дип шаяртты ул. 

Миңа 33 яшь. 35 яшьләрдә өйләнергә җыенам. Аз сөйли торган, акыллы, сылу кыз эзлим. Арагызда шундый булса, хәзер үк машинама утыртып Казанга алып китәм, – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Айдар Ракипов