Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Чәчкә иренә «улым» дип йөргән

Җырчы Чәчкә «Гашыйклар көне»ндә тормыш иптәше Ирек белән ничек танышып китүләре турында сөйләгән.

– Иректән сорыйм: «Син миңа гашыйк булганыңны кайчан аңладың?» – дим. Без 2011 елда танышып, дуслашып, соңрак бергә концерт-мәҗлесләрдә эшли башладык. Ике елдан гына өйләнештек. Ничек өйләнешкәнне сизми дә калдым, бик тиз булды ул. Хәтта күп дус-туганнарыбыз өчен шок булганын хәтерлим.

«Беренче күрүдән үк ошаттым», – димәсенме Ирек. Шаккаттым. Мин бит аңа ике ел буе «улым» дип эндәшеп йөрдем. Яшь аермабыз җиде ел булгач, энекәшем кебек якын итә идем. Ә ул яратып йөргән икән... Вәт яңалык булды бу минем өчен. Күңелле яңалык. 10 ел бергә яшибез. Көн дә бер-беребезгә гашыйк булып яшәргә язсын, – дип яза Чәчкә социаль челтәрләрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев