Җырчы Илмира Нагимова кияүгә чыга?
Шоу-бизнес

Җырчы Илмира Нагимова кияүгә чыга?

Аңа чәчәкләр белән йөзек бүләк иткәннәр.

Илмира Нагимова букет һәм йөзек тотып төшкән фотоны бүген иртән телеграм-каналында урнаштырды. "Менә сиңа мә! Моның никадәр көтелмәгән икәнен сез күз алдына да китерә алмыйсыз..." дип язып та куйган. Берәүләр комментарийларда Марат Яруллин тәкъдим ясаган дип яза, икенчеләре - элекке ире Руслан Кираметдиновтыр дип фаразлый. 

Җырчының Татарстан буенча концертлары бара. Пиар-ход булуы ихтимал, клип төшерә дип тә уйлаучылар бар. 

"Клип кына булса иде дә... Ялгышасыз", - дип өсти Илмира Нагимова.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев