Җырчы Руслан Кираметдинов кайларда чыгыш ясый?
Шоу-бизнес

Җырчы Руслан Кираметдинов кайларда чыгыш ясый?

Ул Сабан туйларда җырлый.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдинов та халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйларда чыгыш ясап, тамашачыларны сөендерергә җыена.

Ул 10 июньдә – Әлмәт районы Түбән Мактама һәм Мамадыш районы Владимир авылында; 11 июньдә – Арча һәм Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылы  Сабантуенда; 17 июньдә Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында үзенең иң матур җырларын башкарачак. 

Фото Руслан Кираметдиновның «Вконтакте» битеннән алынды.


шоу бизнес Руслан Кираметдинов

Нет комментариев