Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Үзләрен белмиләр

Безне, яшьләрне, өлкәннәр гел начар итеп күрәләр: ялкаулар, тәртипсезләр, имеш. Мин алар белән бөтенләй дә килешмим.

Арада тәртипсез, эш сөйми торган яшьләр дә бардыр, тик барыбызны бер калыпка салып таптарга кирәкми. Менә мин, яшь булсам да, икешәр эштә эшлим. Ялкауланып ятарга вакытым юк. Эшләгәч акчасы да була, ял итәргә дә барам. 

Бервакыт Кырымга ялга баргач, әбиләрнең базардан әйбер урлаганнарын күреп шаккаттым. Җиләк-җимешләрне рәхәтләнәләр урлап, кесәләренә дә тыгалар, сумкаларына да – ничек курыкмыйлар?! Тотсалар, ояты ни тора бит!
Мондый хәлләрне үзебездә дә күргәнем булды. Карчыклар хәтта кибет киштәсеннән урларга да курыкмыйлар. Кызганыч, оятсыз-тәртипсезләр өлкәннәр арасында да бар шул... 

Ләйсән.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш