Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәтләрен хөрмәтләп

Алар фатирларыбызны яктыртучылар

Эшебез тынгысыз булса да, яратабыз. Коллективыбыз яхшы, җитәкчебез Әхәт Насыйхович тырыш, игелекле, ярдәмчел, кеше хәленә керә белә, хезмәт хакыбыз да әйбәт, Аллаһның биргәненә шөкер.

Алар фатирларыбызны яктыртучылар

Һәр елны шул вакытта энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Шәһәрдәшләрнең фатирлары якты, җылы булсын өчен әлеге тармакта эшләүчеләр тырышып эшли. Шәһәр Советы депутаты, Әхәт Галаутдинов җитәкчелегендәге “Жилэнергосервис” җаваплылыгы чикләнгән оешма шундыйларның берсе. Алар Чаллыдагы күп катлы йортлардагы электр һәм инженерлык челтәрләрен тәртиптә тоталар. Бу коллектив Тукай районы халкына да хезмәт күрсәтә.

Альбина Фараджова җитәкчелегендәге бердәм диспетчерлык хезмәте бүлеге исә предприятие белән халык арасында элемтә урнаштыра, җитешсезлек-кимчелекләрне тиз арада бетерүне тәэмин итә.

Бердәм диспетчерлык хезмәте бүлегендә барлыгы 13 кеше эшли. “Бер сменада бер диспетчер, 3 оператор. Операторлар смена дәвамында халыктан гаризалар кабул итәләр. Диспетчер исә операторларның эшен көйләп тора. Көненә уртача 600 шалтырату була. Аларның 30ы авария хезмәтенә була. Безгә кагылмаган сораулар бирүчеләр дә күп. Әйтик, торак-коммуналь хезмәтләре тарифлары, уреждениеләр эше... Без гаризаларны хезмәткәрләргә бирәбез. Электриклар эшен соңыннан контрольдә тотабыз. Халык белән элемтәгә кереп, башкарылган эшнең сыйфаты турында мәгълүмат алабыз. Шөкер, хезмәтебезгә дә, хезмәткәрләребезгә дә канәгатьсезлек белдерүчеләр юк диярлек. Хәзер “Акыллы” исәпләү приборлары буенча шалтыратулар шактый. Көненә 25 әр була. Ул приборларны бушлай куялар. Без гаризаларны “Татэнергосбыт” предприятиесенә юллыйбыз. Алар шуның буенча исемлек төзиләр һәм приборларны куялар. Эшебез тынгысыз булса да, яратабыз. Коллективыбыз яхшы, җитәкчебез Әхәт Насыйхович тырыш, игелекле, ярдәмчел, кеше хәленә керә белә, хезмәт хакыбыз да әйбәт, Аллаһның биргәненә шөкер. Минхада Хөснуллина, Эльмира Әхмәтшина, Лидия Кисильникова, Гөлназ Гыймадиева предприятие оешканнан бирле тырышып эшлиләр. Үземнең биредә эшләвемә дә 16 ел. 2016 елдан бирле профсоюз комитетын да җитәклим”, - ди Альбина Рәкыйповна.

Халык арасында төрле кешеләр бар. Шулай да “Жилэнергосервис” компаниясе хезмәткәрләре эшеннән мин аралашкан шәһәрдәшләр канәгать.

“Подъездыбызда озак вакыт ут янмый иде. Күршеләр бер-берсенә ышанып, бу хакта тиешле җиргә хәбәр итмәгәннәр. Бердәм диспетчырлык үзәгенә шалтыратып, йомышымны әйткәч, ярты сәгатьтән соң электриклар килеп, лампа куеп киттеләр. Хәзер

подъездыбыз яп-якты, Аллаһының рәхмәте яусын”, - ди шәһәрдәшебез, яңа шәһәрнең 6/01 йортында яшәүче Елена Хәкимова.

“Тик торганда фатирда бөтен ут сүнде, тормыш туктап калган кебек булды. Бердәм диспетчерлык үзәгенә шалтыраткан идем. Бер сәгать эчендә килеп, зарарланган электр үткәргечен, куллану вакыты чыккан исәпләү приборын да алмаштырып киттеләр. Гаризалар күп булмаса, тиз киләләр инде. Кайвакытта бераз көтәргә дә туры килә. Эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, шуңа күрә 3-4 елга бер генә чакырабыз үзләрен”, - ди ЗЯБ бистәсенең 17/21 йортында яшәүче Наил Каюмов.

Без шәһәрдәләребезнең фатирларын җылы һәм якты итү өчен тырышып эшләүче энергетикларга хезмәтләре өчен рәхмәтле. Күркәм эшләре матур нәтиҗәләр бирсен, халык алар эшеннән һәрвакыт канәгать булсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев