Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәтләрен хөрмәтләп

Гиппократ антына тугры табиб

Гөлсәрия Абдуллина әтисе кебек кая нинди эшне башкарырга кирәк, шул вазифада тырышып эшләп, коллективның эшен сыйфатлы итеп алып баручыларның берсе.

Гиппократ антына тугры табиб

Авыруларга карата игътибарлы булуы, аларның һәр соравына җентекләп җавап биргәне өчен Гөлсәрия Абдуллинаны шәһәрдәшләр ярата, хезмәттәшләре хөрмәт итә. Л.Ганиева исемендәге 4нче поликлиника табибы Гөлсәрия Минң-нехановна турында: “Тәмле теле, җылы мөнәсәбәте белән дәвалый”, – диләр пациентлары.

Гөлсәрия ханым – ачык йөзле, сабыр, матур күңелле кеше. Көн белән төнне ялгап эшләүче, шәһәребез сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе ул.

Аның тормыш юлы бик бормалы була. Гөлсәрия Миңнехан кызы элеккеге Алабуга районы Ташчишмә авылында бишенче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе эштә бул-ганлыктан сеңелкәшләрен күбрәк абый-апалары тәрбияләп үстерә. “Рауза, Наилә, Мәрьям апа, Наил абый – барысы да мине хезмәтне ярата торган, белемле һәм җәмгыятьттә үз урынын таба торган кеше итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәр. Бүгенге дәрәҗәм белән мин әти-әниемә, туганнарыма, миңа ныклы белем биргән һәм дөрес юл күрсәткән укытучыларыма рәхмәтлемен”, – дип искә ала ул балачак һәм яшүсмер елларын.

Әтисе Миңнехан абый белемле, тырыш хезмәткәр булганлыктан гаиләне еш кына районның төрле авылларына эшкә җибәргәннәр. Ул бригадир да, авыл советы рәисе дә, колхоз рәисе дә булган. “Артта калган хуҗалыкларда тәртип салырга кирәксә, әтине шул авылга җибәрәләр иде. Шунлыктан төрле авыл мәктәпләрендә белем алырга туры килде миңа. Укырга ярата идем. Аеруча химия, биология фәннәрен үз иттем”, – ди Гөлсәрия ханым.

Гөлсәрия күбрәк Мәрьям апасы тәрбиясендә үсә. Бу апасы сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куя. Чаллының медицина көллиятен тәмамлагач, озак еллар операция бүлеге шәфкать туташы булып эшли. Аннары фельдшер була. 63 яшендә белемен күтәреп участок табибының шәфкать туташы вазифасына керешә. Сигезенче дистәне ваклаган Мәрьям Миңнехан кызы бүгенге көндә 5нче балалар поликлиникасында участок табибының шәфкать туташы вазифасын башкара.

Туганнарыннан күреп, Гөлсәрия кечкенәдән кешеләргә булышырга тырыша. Биология, химия фәннәрен бик яхшы укыгач, ул биология факультетына укырга кермәкче дә була. Ботаника бакчасында төрле сорттагы чәчәкләр үстерергә хыяллана. Тик 10нчы сыйныфта класс җитәкчесе булып Казаннан килгән укытучы аңа медицина институтына керергә тәкъдим итә. Людмила Владимировна кызны табиб буларак күрә һәм еллар узган саен Гөлсәрия укытучысына дөрес юл күрсәткәне өчен рәхмәт укый. Шулай итеп, Чаллы халкының бәхетенә Гөлсәрия башта медицина көллиятен, аннары

Казанда югары уку йортын тәмамлый. Башкалада укыганда 3нче курстан кардиология диспансерында эшләп укый. Аннары институттан соң, язмышын Чаллы шәһәре белән бәйли.

“Медицина көллиятендә укыганда 4 нче поликлиникада практика үткән идек. Безне укыткан Асия Сибгатуллина биредә табиб булып эшләде. 1991 елда мин дә әлеге дәвалау уч-реждениесенә килеп урнаштым”, – ди язмам герое.

Ул вакытта поликлиника белән легендар табиб, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы Линуза Ганиева җитәкчелек иткән. Гөлсәрия ханымны күргәч тә, аның кешеләрне ярата торган табиб булачагын белгән ул, һәм бер сорау да бирмичә ярты ставкага инфекционист, ярты ставкага цех терапевты итеп эшкә алган. Аннары аның өметле табиб булачагын тоемлап, 4 айга Казанга укырга җибәргән. Шулай итеп Гөлсәрия хыялына ирешә – дәвалаучы терапевт белгечлеге алып кайта. 31нче һәм 33нче участокларда 20 ел ул участок табибы булып эшли.

“Гөлсәрия Миңнехановна бе-лән шактый еллар бергә эшләдек. Ул бик ярдәмчел, һәрвакыт булышырга әзер торучы, игелекле табиб. Аны авырулар матур итеп сөйләшүе һәм төгәл диагноз куеп, тиз арада савыгырга булышканы өчен яраталар. “Җылы сүз – җан азыгы” диләр бит, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең Гөлсәрия Миңнехановна кебек авырулар белән эчкерсез итеп сөйләшүе күп вакытта авыруларны даруларга караганда тизрәк терелтә. Без, хезмәттәшләре аны акыллы, белемле һәм камиллеккә омтылышы өчен хөрмәт итәбез. Ул – бик күпләргә үрнәк табиб, кешелекле шәхес. Аллаһы Тәгалә аны сәламәтлектән аермасын, борчу-мәшәкатьләр күрсәт-мәсен”, – ди поликлинканың икенче баш табибы, бүгенге көндә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Еллар узып, заманалар үзгәрсә дә бүгенге көндә 4 нче поликлиниканың баш табиб урынбасары булып эшләүче Гөлсәрия Абдуллина ак халатлы табибның асыл сыйфатларын югалтмады. Ул шулай ук ярдәмчел, кешелекле. Моны авырулар да, хезмәттәшләре дә раслый. “Гөлсәрия ханымга тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм итәргә тырыша. Ул авыруның шәһәрнең кайсы бистәсендә яшәвенә, кайсы хастаханәгә беркетелүенә карамастан, аңа үзенең якын кешесе итеп карый һәм җылы сүзе, акыллы киңәшләре белән тизрәк савыгырга булыша. Даруларга гына өстенлек бирмәскә, халык медицинасы ысулларын да кулланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә. Берүк сәламәт булып, хөрмәтле һәм кирәкле булып яшәсен иде”, – ди шәһәрдә-шебез Гөлия Гатауллина.

Хезмәттәше, клиник-экспертиза эшләре буенча баш табиб урынбасары Гөлназ Вәлиуллина Гөлсәрия ханым турында: “Гөлсәрия Миңнехановна – авырулар хөрмәт итә торган, ак халатына һәм Гиппократ антына тугры табибларның берсе. Аны коллективта да яраталар, чөнки ул нинди генә вазифада булса да, бар эшне җиренә җиткереп башкара. Аңа теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була. Ул камиллеккә, белемгә омтыла. Кыскасы, ул – безнең коллективның горурланырлык, хөрмәтле хезмәткәре”, – диде.

Гөлсәрия Абдуллина әтисе кебек кая нинди эшне башкарырга кирәк, шул вазифада тырышып эшләп, коллективның эшен сыйфатлы итеп алып баручыларның берсе. Шуңа күрә баш табиблар аңа җаваплы вазифаны ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар, чөнки Гөлсәрия Миңнехановна авырулар белән дә, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба белә, кешеләргә игелек кылганы өчен авырулар да хөрмәт итә үзен. Кыскасы, язмам герое исеме Чаллы сәламәтлек саклау тарихына зур хәрефләр белән языла торган табиб һәм олы җанлы шәхес.

Аның фидакарь хезмәте Россия һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бәяләнде. Бу бүләкләр өчен ул поликлиника җитәкчеләренә һәм коллективка рәхмәтле. Шулай да аның өчен иң зур бүләк ярдәм сорап килгән кешеләрнең: “Савыгырга ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт”, – диюләре.

Гөлсәрия ханым – туганнарының терәге. Ул аларны кайгыртып яши. Улы Азатның яраткан әнисе дә ул. Киләчәктә дә аңа шул сыйфатларын югалтмыйча, ЗЯБ бистәсенең генә түгел Чаллы халкының хөрмәтле табибәсе булып яшәргә насыйп булсын. Кешеләргә кылган игелеге үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, бәрәкәтле гомер кичерсен.

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев