Яшьләр тег белән яңалыклар
-
Чаллы эшче яшьләр КВН лигасының җиденче сезоны тәмамланды
Очрашуны оештыручылар – Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы һәм «Заман» яшьләр үзәге.
-
Шәһәр укучылар советы спикеры – халыкара премия призеры
«Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы спикеры Милена Викторова #МыВместе халыкара премиясенең «Яшел ил» номинациясендә 2 урынны яулады.
-
Чаллыдагы WorldSkills ярышларында фармацевтлар ярышты
Татарстанда урта махсус уку йортлары студентлары өчен WorldSkills Russia төбәк чемпионаты башланды. Анда республика буенча 1,8 меңнән артык конкурсант катнаша, алар 260 компетенция буенча осталыкларын сынаячак. Ярышлар җөмһүриятебезнең 16 шәһәрендә һәм бистәсендә үтәчәк. Шушы көннәрдә Чаллының медицина көллияте базасында да «Фармацевтика» компетенциясе буенча II төбәк чемпионаты үткәрелде. Ул 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Чаллыда «Беренче курс студенты көне – 2021» студентлар иҗаты фестиваленә йомгак ясадылар
Гариза бирү кампаниясе кысаларында оештыру комитетына 124 гариза юлланган, шуларның 59ы – «Музыка», 28е – «Хореография», 15е – «Театр», 19ы – «Журналистика/Блоггинг», 2се – «Оригиналь жанр» юнәлешләре буенча.
-
Чаллылылар чүлмәк сәнгате нигезләре белән таныштылар
1 нче балалар сәнгать мәктәбендә 7 нче «Миләшкәй» балалар бакчасының «Чагылыш» гаилә үсеше студиясе проекты кысаларында чара узды.
-
Чаллы студентлары «Тикшерү алып барыла» квестында катнашачак
Хәзерге вакытта коррупциягә карата студентларның тискәре фикерен үстерүнең төрле ысуллары бар. Әмма иң яхшы стандарт булмаган алымнарның берсе – яшьләр квестларын оештыру.
-
Чаллыны биектән күрсәткән егет
Биектән ясалган сурәтләр аеруча матур, минемчә. Тик моның өчен телефон гына җитми, ә махсус җайланма кирәк. Алабугада яшәүче, Актаныш егете Алмаз Мәгәдиевнең андый очкычы бар. Дрон дип атала ул. Дүрт якка тырпайган аякчыкларында вертолет канатлары кебек нәрсәләр әйләнеп, аны җәһәт кенә һавага күтәрә. Алгы өлешендәге камера, ялт-йолт барын да төшереп бара. Дрон белән җирдән пульт ярдәмендә идарә итешле. Быел Алмаз Көзге Чаллы дигән клип та төшерде. Ул интернетта бик күпләрнең күңеленә хуш килде.
-
Чаллыда иреклеләр хәрәкәте конкурсы узачак
Чара Чаллы шәһәренең иреклеләр берләшмәләре өчен коммуникатив мәйданчык оештыру һәм «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында инициативаларны тормышка ашыруның уртак планын формалаштыру максатыннан үткәрелә.
-
Студентларны «Ел студенты-2021» конкурсында катнашырга чакыралар
Чаллыда «Ел студенты-2021» шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
-
«Камада буендагы шәһәр» студентларны җыя
27-28 ноябрь көннәрендә «Нур» яшьләр үзәге базасында «Камада буендагы шәһәр» Студентлар активы мәктәбе узачак. Чарада Чаллы югары уку йортларыннан һәм урта махсус уку йортларыннан 65 студент катнашачак.
-
Чаллы яшьләре этно-проектлар форумына гариза бирә ала
23-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Миллине актуаль итеп» проект офисы кысаларында «Таба» этно-проектлар яшьләр форумын гамәлгә ашыра.
-
Чаллыда «Беренче курс студенты көне – 2021» фестиваленең сайлап алу турлары узачак
Чаллыда «Беренче курс студенты көне - 2021» шәһәр фестиваленең сайлап алу турларына әзерләнәләр. Фестивальнең оештыру комитетына «Музыка», «Хореография», «Театр», «Оригиналь жанр» һәм «Журналистика/Блоггинг» юнәлешләре буенча 120дән артык гариза килгән.
-
Эшче яшьләр ярышты
Казанда эшче яшьләрнең «Безнең заман» телевизион фестиваленең гала концерты булды.
-
Чаллы укучысы Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада призеры булды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасына йомгак ясалды.
-
Чаллы дәүләт педагогика университетында «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) региональ чемпионаты ярышлары узды
Икенче ел Чаллы дәүләт педагогика университетында «Төп һәм урта мәктәптә укыту» компетенциясендә масштаблы чемпионат уздыру мәйданчыгына әверелә. Университетның актлар залында чемпионатның тантаналы ачылышы булды, анда конкурсантларның катнашучылары, экспертлары һәм остазлары чакырылган иде.