Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

Алтын куллы Фоат абый

Фоат абый агачтан мәчет, борынгы йорт җиһазлары, транспорт һәм башка предметлар ясап бүләк итә.

Алтын куллы Фоат абый

Шәһәрдәшебез Фоат Закиров туган ягы Саба районының гына түгел, Чаллының да горурлыгы. Аның “алтын куллары” искиткеч матур әйберләр ясый. Фоат абый агачтан мәчет, борынгы йорт җиһазлары, транспорт һәм башка предметлар ясап бүләк итә.  “Борынгы йорт җиһазлары, көнкүреш кирәк-яракларын ясарга яратам, чөнки алар хәзер бетеп бара. Минем халкыбыз элек кулланган әйберләрне киләчәк буыннарга күрсәтәсем, тарихыбызга үз өлешемне кертеп калдырасым  килә. Үзем ясаган әйберләр белән күргәзмәләрдә дә катнашам, максатым сату түгел, аларны кешеләргә күрсәтү, аларны тарихыбыз белән таныштыру”, - ди язмам герое.

Ул Саба районы Сабабаш авылы егете. Язмышын 1977 елда Чулман буендагы автокала белән бәйләгән. Аңа кадәр Саба урман хуҗалыгында урманчы, техник-урманчы булып эшләгән. Аңа бу сәләт әтисеннән күчкәндер, мөгаен. “Әтием бик уңган балта остасы иде. Ул бар нәрсәне күз явын алырдай матур, зәвыклы итеп ясады. Агачтан әйберләрне армиядә ясый башладым”, - ди Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия һәм “Чишмә” халыклар дуслыгы  йорты балта остасы Фоат Закиров.

Язмыш Чаллыга китергәч, балалар бакчасында балаларга “подделка”лар кирәк була башлагач, ул яраткан һөнәре белән ныклап шөгыльләнә башлый.  Бүгенге көндә аның төрледән төрле 500дән артык әйбере бар. Аларның күбесе Сабада һәм Сабабаш мәктәп музеенда саклана. Моның өчен якташлары аңа рәхмәтле.

Ул ясаган әйберләр белән шәһәрнең үзәк китапханәсендә, экология музеенда, “Нур Ихлас” мәчетендә танышырга була. “Мин мәчетләрнең макетын ясап Аллаһ йортларына бүләк итәргә яратам. “Нур ихлас”, Аксубай районың яңа Ибрай, Иске Шырдан, Теләче районы Җөри авыллары һәм туган авылымның ике мәчетен ясадым. Аның берсе Сабабашта, берсе үземдә саклана”, - ди оста.

Фоат абый тарихи темаларга иҗат итәргә ярата. “Татар авылы ишек алды” дигән темага йорт кирәк яраклары: эш кораллары, арба, мотоцикл, чана ише әйберләрне аеруча яратып ясый. Ул ясаган “Уфалла арбасы” аеруча популяр булган. Фоат абый аны шул исемдәге җыр авторларына да, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга да бүләк иткән.

Ул Тукай иҗаты буенча да әйберләр ясый. Экология музеенда аларны күреп, үзем дә сокланып кайткан идем. 

Фоат Закиров әйберләрне заказга да ясый, тик күбрәк бүләк итәргә ярата. “Кечкенә әйберләрне өемдә, ә зурларын бакчамда ясыйм”, - ди ул.

“Фоат абый бик кешелекле кеше. Балалар аңардан эш кораллары белән эшләргә, пөхтәлеккә, хезмәтне яратырга өйрәнәләр. Гимназиядә укыганда улым аның дәресләренә бик теләп йөрде. Хәзер  Фоат абыйсына гел рәхмәт укып йөри. Өендә ватылган әйберләрне үзе ясап куя, балаларына бакчага кирәкле “Подделкалар”ны да малайлары белән бергә ясый. Шулай итеп улларын кечкенәдән үк хезмәтне яратырга өйрәтә”, - ди шәһәрдәшебез Гөлия Вәлиева.

Фоат абый кешелекле, ярдәмчел. Ул кешеләргә матурлык бүләк итәргә ярата. Матур әйберләрне үз куллары белән тудыра. Мәчетләр арбалар, йорт җиһазлары музейларда, Аллаһ йортларында, кешеләрнең фатирларында, бакчаларында ямь биреп тора. Ул вакытын бушка исраф итми. 2021 елда Аллаһы боерса, аңа 70 яшь тула. “Юбилеема агачтан Кол Шәриф мәчетен ясарга җыенам”, - ди ул. Изге ниятләрен тормышка ашырырга Аллаһ ярдәм итсен үзенә.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X