Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

Иртәгә җомга, әйдәгез, пәхләвә пешерәбез(рецепт)

45-50 данә өчен ярты литр сөткә аз гына шикәр комы, тоз, 4 йомырка, бик аз гына коры чүпрә салып, камыр басабыз. Китаплардагы рецепт буенча, ул каты булырга тиеш, һәм чүпрә дә салынмый. Резеда ханым чүпрәне йомшаклык өчен сала, камырны да артык каты итеп басмый. Болардан тыш, 350 г сары май,...


45-50 данә өчен ярты литр сөткә аз гына шикәр комы, тоз, 4 йомырка, бик аз гына коры чүпрә салып, камыр басабыз. Китаплардагы рецепт буенча, ул каты булырга тиеш, һәм чүпрә дә салынмый. Резеда ханым чүпрәне йомшаклык өчен сала, камырны да артык каты итеп басмый.

Болардан тыш, 350 г сары май, 600 г чистартылган әстерхан чикләвеге, 300 г шикәр комы һәм 600 г бал да кирәк. Вакланган чикләвекне коры табада кыздырып, шикәр комы белән катнаштырып әзерләп куябыз. Камырны үзләнгәнче баскач, 7-8 өлешкә бүләбез.

Бер өлешне зуррак итәбез. Анысы - пәхләвәнең беренче катына. Беренче катны таба читенә чыгып калырлык итеп җәябез. Ул юка булырга тиеш.

Зур табаны майлап, беренче җәймәне салабыз. Камыр өстенә 3 аш кашыгы эретелгән сары май, аннан соң шикәрле чикләвек сибелә. Камырның калган өлешләре нәкъ таба үлчәмендә җәелә. Һәрбер катлам арасына май белән чикләвек сибелә. Соңгы катын салгач, табадан чыгып калган камырны пәхләвә өстенә кайтарып салабыз. Иң өскә май белән чикләвек сибәбез һәм 10 минутка 200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Мичтән алгач, пәхләвәне пычак очы белән кыек шакмаклап кисеп чыгабыз. Иң аскы катын кисмәскә кирәк, бал таба төбенә агып чыкмасын. Балны эретеп, шакмак араларына агызабыз да, кабат мичкә тыгып, өсте кызарганчы тотабыз. Мичтән алып, пычак эзе буйлап тагын бер кат кисәбез һәм янә бал агызабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X