Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

Хезмәтеннән ямь табып яши

"Аның кебек үз эшен җиренә җиткереп башкаручылар күбрәк булсын дип телибез”, - ди шәһәрдәшебез Дания Галиева.

Хезмәтеннән ямь табып яши

Урам себерүчеләр - шәһәрдә иртә таңнан эшкә тотынучылар. Алар кешеләр эшкә барганчы ишек алларын, сукмакларны тәртипкә китерәләр, подъездларны юалар.  Чаллы Россиянең иң төзек, иң матур, иң чиста шәһәре икән, димәк бу уңышта урам җыештыручыларның да өлеше бар. “ЖилЭнергоСервис” җаваплылыгы чикләнгән оешма хезмәткәре Разалия Хәлиуллина шундыйларның берсе.

Аның шәһәребезне чиста, тәртиптә тоту өлкәсендә эшләвенә 28 ел инде. “Кешене урын түгел, хезмәте, тырышлыгы бизи”, - диюләре хак. Разалия Хәйрулла кызы үз эшен яратып, намус белән башкара. Шуңа да яңа шәһәрнең 31/08 йортында яшәүчеләр аның эшеннән һәрвакыт канәгать. ”Подъездлар гел чиста. Җәй көне дә ишек алларыбыз ял итеп тора, кыш көне дә Разалиянең хезмәте тел-теш тидерерлек түгел. Кар яуса ишек алларын, сукмакларны тиешенчә чистарта. Бураннардан соң аңа гаиләсе дә булыша. Ә без бу йортта яшәүчеләр, урамга чыгуга Разалиябезгә Алалһы Тәгалә сәламәтлек, гаилә иминлеге бирсен дип телибез. Аның кебек үз эшен җиренә җиткереп башкаручылар күбрәк булсын дип телибез”, - ди шәһәрдәшебез Дания Галиева.

Башкортстанның Балтач районы кызы Чаллыга урам себерүче булырмын дип килмәгән югыйсә. Ул 1982 елда шәһәребезгә аш-су остасы белгечлеге алырга дип 70нче һөнәр училищесына укырга кергән. 1985 елда тиң ярын табып кияүгә чыккан. Касыйм белән Разалия гаиләсенә бәхет өстенә бәхет булып, бер-бер артлы Алмаз белән Алсу туган.

Язмыш аны “ЖилЭнергоСервискомпаниясенә китергән. “Аллаһка шөкер, үз эшемне, коллективны яратам. 10 ел бригадир булып эшләдем. Безнең бригада гел алдынгылар исемлегендә булды”, - ди ул хезмәте белән горурланып. Элегрәк юлларны кардан көрәк белән генә чистарта иделәр. Хәзер аллаһка шөкер, урам себерүчеләргә ярдәмгә техника килә. “Без трактор артыннан чистартып кына йөрибез. Эшебез элеккеге кебек авыр түгел”, - ди Разалия ханым.

Намус белән, җаваплылык хисе тоеп эшләсәң бер эш тә җиңел түгел. Физик хөзмәт аеруча тырышлык таләп итә. Ни дисәң дә, физик хезмәт катлаулырак. Әмма язмам герое тормышыннан да, эшеннән дә зарланмый. Ел әйләнәсенә саф һавада эшләүдән ямь таба ул. Кыш көне, яңа яуган кар тапталганчы дип, алар өчтә дә, дүрттә дә эш башлыйлар икән.

Разалия ханым – коллективта хөрмәтле хезмәткәр. Ә гаиләдә – гаилә җылысын саклаучы хатын, яраткан әни һәм әби. Балалары икесе дә тормышта үз урыннарын тапканнар. Әти-әниләренең ярдәме белән фатирлы да булганнар. Разалия ханым – өч оныкның яраткан әбисе. “Баламның баласы балдан татлы”, - диләр бит, Разалия апа оныкларын тәмле пироглар, салатлар белән сыйлый. Җәй көне бакчада яшелчәләр үстерәләр, гөмбәгә йөриләр.

Разалия ханым иренең әнисе,89 яшьлек  Мөгалимә әбине дә тәрбияли. “Карыйбыз дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер, чөнки әни без эштән кайткан җиргә ризыкларны җылытып, чәй куеп тора. Җәен авылда тавыклар асрый. Намаз укый, барлык догаларны белә, Аллаһка шөкер, өебезнең яме булып яши”, - ди Ак әбинең килене. ... Менә шулай Аллаһы Тәгалә биргән һәр көннән ямь табып, кешеләргә матурлык өләшеп яши, Разалия ханым. Аның хезмәте дә, гаиләсе дә күпләргә үрнәк.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев