Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыйк

"Татмедиа" агентлыгында яңа урынбасар

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең яңа урынбасары итеп яңа кеше билгеләнде. Ул - Эльвира Әхмәтова. Элек бу вазифаны биләгән Илдар Сәгъдәтшин "Татар китап нәшрияте" ДУП генераль директоры итеп билгеләнде. Белешмә өчен. Эльвира Әхмәтова 1978 елның 9 маенда ТР Әгерҗе районында туган. Ул 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын...

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең яңа урынбасары итеп яңа кеше билгеләнде.

Ул - Эльвира Әхмәтова. Элек бу вазифаны биләгән Илдар Сәгъдәтшин "Татар китап нәшрияте" ДУП генераль директоры итеп билгеләнде.

Белешмә өчен. Эльвира Әхмәтова 1978 елның 9 маенда ТР Әгерҗе районында туган. Ул 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Шул ук елны хезмәт эшчәнлеген хәбәрче, татар редакциясе җитәкчесе, "Алабуга радиостудия" се һәм "Ал-медиа" ААҖ мәгълүмат хезмәте җитәкчесе итеп башлаган.
2002-2004 елларда - «Татарстан» радиосының штаттан тыш хәбәрчесе.
2003-2004 елларда Алабуганың «БИТ-ТВ» ТК хәбәрләр хезмәте җитәкчесе дә булган.
2004-2012 еллада - Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, бүлек башлыгы.
2012 елның февраленнән октябрьгә кадәр ТР "Татар китап нәшрияте" ДУП баш мөхәррире урынбасары.
2013 елдан Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында эшләр белән идарә итүче булып хезмәт куйган.
Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы. Кияудә, кыз һәм малай тәрбияли.
2013 елда ТР Президенты Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2014 елда "ТР Атказанган Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" исеменә лаек булган, "Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада" истәлекле медале белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев