Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алуга имтихан тапшыру кагыйдәләре үзгәрә

Хәзер булачак машина йөртүчеләрнең рульгә утыруга әзерлеге фәкать чынбарлыкта – юллардагы хәрәкәт шартларында гына бәяләнәчәк.

1 апрельдән “права” алу өчен ЮХИДИдә “площадка”ны аерым тапшырырга туры килмәячәк. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
ЮХИДИдән аңлатып үтелгәнчә, хәзер булачак машина йөртүчеләрнең рульгә утыруга әзерлеге фәкать чынбарлыкта – юллардагы хәрәкәт шартларында гына бәяләнәчәк. Яңалык җиңел һәм йөк автомобильләре, автобус белән идарә итәргә әзерләнүчеләргә кагыла. Мотоцикл йөртү хокукын алырга теләүчеләргә “площадка” бирергә туры киләчәк.

Моннан тыш штраф баллары куела торган хаталар исемлегенә дә үзгәрешләр кертелгән. Исемлекне бер, ике һәм өч балл буенча төркемнәргә бүлгәннәр. Имтихан бирүне шундук туктатуга китерүче тупас хаталар аерым блокка чыгарылган. Хәзер мондый ялгышлыкларга иминлек каешын эләктермичә юлга чыгу яки юлда телефоннан файдалану да өстәлгән. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен, элеккечә үк, штраф баллары 5тән артып китмәскә тиеш.

Тагын бер яңалык – имтихан тапшырганда машинада күзәтүче булу мөмкинлеге. Күзәтүче ролендә ”права”га имтихан тапшыруга үз чиратын көтүчеләр, иҗтимагый оешмалар һәм автомәктәпләр вәкилләре булырга мөмкин. Бу чара имтиханның “үтәкүренмәлелеген” арттырып, бәхәсле хәлләрдән котылуга ярдәм итәчәк.

фото: Gosuslugi-kabinet.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация