Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ак каланың торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен котладылар

Бу тармакта Чаллы шәһәрендә 8 меңгә якын кеше эшли. Алар арасында урам җыештыручылар, сантехниклар, диспетчерлар, шәһәрне яшелләндерүчеләр,машина йөртүчеләр һәм башка хезмәткәрләр  бар.

Халыкара көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан ,буген шәһәрнең  тантаналар сараенда шушы өлкәдә эшләгэн алдынгыларны котладылар. Бу тармакта Чаллы шәһәрендә 8 меңгә якын кеше эшли. Алар арасында урам җыештыручылар, сантехниклар, диспетчерлар, шәһәрне яшелләндерүчеләр,машина йөртүчеләр һәм башка хезмәткәрләр  бар.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев үз чыгышында торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмэтенә  югары бәя биреп рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Сез көнне-төнгә ялгап , бөтен көчегезне шәһәребезнең чисталыгы, матурлыгы, чаллыларның көнкүреше уңай булсын дип  хезмәт итәсез.Өйләребез  җылы,якты,сулы һәм газлы.

Күпкатлы торак йортларда ремонт эшләре башкарылу, парк һәм ишегаллары төзекләндерелү һәм яшелләндерелү –бу да сезнең армый-талмый эшләвегезнең нәтиҗәсе”.

Наил Мәһдиев  барлык кунакларны бәйрәм белән котлап,алдынгыларга Дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Татарстан Республикасының атказанган торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре ”  исеменә “Чаллы су каналы” хезмәткәре Владимир Дмитриев лаек булды.

“Шәһәр хуҗалыгы дирекциясе”-учреждениесе директоры Минефәнис Хабибуллин,

“Үзәк” идарә итү компаниясе  директоры Салават Ситдиков “ТАССР төзелүгә 100 ел” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.

Тантанада шулай ук, торак-коммуналь хуҗалыгыгы өлкәсендә эшләүче башка  хезмәткәрләргә дә  мактау кәгазьләре һәм  рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Чаллының горурлыгы булган һөнәр ияләрен бүләкләү тантанасын балалар  иҗат коллективлары үзләренең матур чыгышлары белән бизәде.

Рузилә Гатина.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация