Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Чаллының Шамил Усманов урамын тантаналы төстә ачтылар

Бүген Чаллыда Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр участокта Шамил Усманов урамындагы автомобиль юлына капиталь ремонттан соң тантаналы ачу чарасы узды. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар – шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.

Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән шәһәребездә ел саен федераль һәм республика бюджетыннан автомобиль юлларын норматив халәттә тоту өчен акча бүлеп бирелә. Бу исә, юл-транспорт һәлакәтләре санын елдан-ел кимүгә китерә.


Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр участокта Шамил Усманов урамындагы юлның озынлыгы 1483 метрны тәшкил итә. 99,7 миллион сумлык капиталь ремонт «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты һәм «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарылды.
Бу көнне исә Чаллы мэры Наил Мәһдиев юлны ремонтлауда эшләгән юлчыларга, җитәкчеләргә Мактау грамоталары да тапшырды. Соңыннан исә мәртәбәле кунаклар тантаналы рәвештә юл хәрәкәтен ачып дип игълан иттеләр.  


Алып баручылар исә «Бу юллардан йөргәндә һәркемгә яшел утлар гына янсын. Көн-саен хәвеф-хәтәрсез эшләрегезгә барырга һәм куанып өйләрегезгә кайтырга язсын!» дип, матур теләкләрен әйттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация