Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Биредә милләтнең горурланырлык шәхесләрен тәрбиялиләр

Фирдүсә Әюпова  җитәкчелегендәге Яр Чаллы шәһәренең "Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе кыйбласына тугры калып, күпләргә үрнәк булып эшли.

Биредә милләтнең горурланырлык шәхесләрен тәрбиялиләр

Моннан 23 ел элек шәһәребездә үзенчәлекле мәктәп ачылды. Ул -  та­тар, тө­рек, ал­ман (не­мец) жур­на­лис­ты, язу­чы, җә­мә­гать эш­лек­ле­се Га­ли Акыш исемендәге лицей-интернат. Лицейны ачу тантанасына Гали Акыш үзе дә килеп, укучыларга белем дөньясына фатиха бирде һәм туган телне сакларга  васыять әйткән иде.

Фирдүсә Әюпова  җитәкчелегендәге Яр Чаллы шәһәренең "Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат" муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе кыйбласына тугры калып, күпләргә үрнәк булып эшли. Монда 370 укучыга 28 мөгаллим белем һәм тәрбия бирә.

Әлеге мәгариф учреждениесе ачылганнан бирле татар милләтенә хезмәт итә. Биредә милләтебезне яратучы укытучылар эшли, алар балаларда татар теленә, мәдәниятенә, тарихына мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар, төпле белем бирәләр. Бу лицейны кечкенә генә татар дәүләте дисәм дә ялгыш булмастыр. Лицейга килеп керүгә милли бизәлеш, рухи җылылык каршы ала. Монда татар җыры укучыларны дәрескә, аннары тәнәфескә чакыра. Актлар залында татар фильмнары күрсәтү дә матур гадәткә әйләнгән.  

Лицейда татар телен яраткан Чаллы укучылары гына түгел, якын-ти­рә ра­йон­нар­да­гы сә­ләт­ле ба­ла­лар да, бе­лем һәм тәр­бия ала. Монда баш­лан­гыч сый­ныф­лар юк: берәүләр – 5нче, икенчеләре – 6нчы сый­ныф­ка, өченчеләр  – 10-11гә  ки­лә. “Биредә җанга рәхәт мохит. Шуңа күрә кызымны шунда укыттым. Татар телендә укып хур булмады. Аннары кызым югары уку йортын да уңышлы тәмамлады”, -ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Хәйбуллина.

Биредә малайлар һәм кызларны тормыш өчен (бүгенге көндә аеруча актуаль!) кирәкле һөнәргә әзерлиләр. Авыл­лар­дан җы­ел­ган юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры өчен ме­ди­ци­на юнә­ле­шен­дә­ге сый­ныф оеш­ты­рыр­ганнар. Ижау дәү­ләт ме­ди­ци­на ака­де­ми­я­се бе­лән ки­ле­шү тө­зе­гән­нәр, алар ли­цей­лы­лар­ның бе­ле­мен конт­роль эш­ләр бе­лән сы­на­я­чак һәм бил­ге­ләр юга­ры бул­ган оч­рак­та,  Бер­дәм дәү­ләт им­ти­ха­ны бал­ла­ры­на та­гын 5 балл өс­тә­лә­чәк. Бу, шу­шы уку йор­ты­на кер­гән оч­рак­та гына шулай эшләнәчәк.

Лицей-интернатта балаларга төрле яктан камил булып үсәр өчен шартлар да, мөмкинлекләр дә җитәрлек.

5нче сый­ныф­тан ук тех­ник юнә­леш­тә­ге сый­ныф­лар туп­ла­на – ро­бот тех­ни­ка­сы бе­лән шө­гыль­лә­неп алыр­га бу­ла. Чаллы­да­гы К­ван­то­риум ба­ла­лар тех­ник пар­кы бе­лән эшлекле элем­тә ур­наш­ты­рыл­ган.  Ли­цей­да инг­лиз те­ле сый­ныф­ла­ры да уңышлы эш­ләп ки­лә. Тех­ник фән­нәр­не укы­ту бу­ен­ча КФУ укы­ту­чы­ла­рын җә­леп итеп өс­тә­мә курс­лар оеш­тыр­ган­нар. Бусы да БДИны уңышлы тапшыруга әзерлек максатыннан эшләнгән.  

Татарстанда һәм шәһәребездә нинди генә милли чара узмасын, лицей укучылары шунда актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Бөек Җи­ңү­нең 75 ел­лы­гына багышлап “Тел­сез кү­ке” әсә­рен сәх­нә­ләш­те­рделәр. “Ил­һам” те­атр сту­ди­я­се­нә (җи­тәк­че­лә­ре Ва­лен­ти­на Арс­ла­но­ва) йө­рү­че­ләр чын артистлар кебек уйнадылар. “Сәх­нә көз­ге­се”, “Сә­йяр”, “А ес­ли...”  ке­бек бәй­ге­ләр­дә кат­на­шып, приз­лы урын­нар­ны яу­ла­ган­нар “ил­һам”­лы­лар. Ә мәк­тәп­нең ШТК (ша­ян­нар, тап­кыр­лар клу­бы) ко­ман­да­сы – “О­ба-на!” та­тар те­лен­дә дә, рус те­лен­дә дә бер дәрәҗәдә чы­гыш ясый. Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы оеш­тыр­ган “Ак кал­фак­лы та­тар кы­зы” бәй­ге­сен­дә 9нчы һәм 11нче сый­ныф кыз­ла­ры Яз­гө­лем Ша­ки­ро­ва бе­лән Аль­ми­ра На­сый­бул­ли­на  уңыш­лы чы­гыш яса­ган иделәр. Бу кызлар шигырь, хикәяләрне дә бик матур язалар. Лицей укучыларының иҗаты белән газета укучыларыбыз “Гөлбакча” сәхифәсендә таныштылар инде.

Лицейның матур эшләре бик күп: төрле түгәрәк өстәлләр уздыру дисеңме, “Илһам” газетасын чыгару, шул ук исемдәге театр түгәрәгенең эшләп килүе, үзидарәнең республика күләмендәге уңышлы  эшчәнлеге, Шаяннар һәм тапкырлар клубы, “Ихлас” җыр студиясе, техник иҗат һәм программалар ясау клубы, “Электрон мәктәп”, “Аккош банкы” кебек проектлары, республикакүләм конференцияләр уздыру...

Татар телен үстерү буенча алып барган эшчәнлеге дә хөрмәткә лаек. Лицейның бер юбилеенда элекке укучыларның берсе - хәзерге вакытта Казанда үз урынын тапкан Рөстәм Гатауллин, сәхнәгә чыгып, саф татар телендә, тумыштан туган телдә сөйләшкән кеше кебек, бик иркен  чыгышы ясады. Баксаң, ул үзидарә кысаларында лицейның президенты булып сайланган вакытта рус телле егет булган. “Татар лицееның йөзе булган кешегә болай килешми дип, мин аңа татарча бер биш җөмлә язып бирә торган идем, ул, шуларны ятлап, чыгыш ясый иде, шулай әкренләп сөйләшергә өйрәнеп китте”, - дигән иде сәхнәдән Рәмзия Закирова. Гомумән алганда, Рәмзия Рәхмәтовнаның милли тәрбия бирү, милли үзаңны үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Укучылар белән самоварлы чәй өстәлләре әзерләп, милли киемнәрдән киенеп, борынгы уеннар, биюләр белән аулак өйләргә хәтле оештыра. Иң мөһиме чаралар сәхнәдә, отчет язар өчен түгел, ә бер төркем укучылар белән үзенә күрә “ябык” кичә итеп чынбарлыктагыча, бары тик балаларга халкыбыз гореф-гадәтләренең асылын чын мәгънәсендә ачу максатыннан уза.

Лицей директоры, шәһәр советы депутаты, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының  Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Беркайчан да каты бәрелмәс, тавышын күтәрмәс, бар нәрсәне аналарча кайгыртып, җайлап кына аңлатыр.  Ул саф татар районы Актаныш районында туып-үскән, КФУны тәмамлап, татар теле укытып, бүгенге дәрәҗәсенә ирешкән шәхес. Кызы Азилә дә матур итеп татарча сөйләшә, татар сәнгатенә, тарихына гашыйк. Фирдүсә ханым ире белән бергә баласын милли рухта тәрбияләп үстергән, туган телне яратырга өйрәткән. Үз эшенең остасы булуы өстенә, ул бу яктан да укучыларына үрнәк. Азилә  лицей-интернатны тәмамлады. “Татар кызы - 2019” республика бәйгесендә җиңү яулады. Әти – әнисенең һәм милләтебезнең йөзенә кызыллык китермичә КДУның чит телләр факультетында яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, тәртипле, инсафлы кыз. Бүгенге көндә ул - Әюповлар гаиләсенең горурлыгы.

Коронавирус инфекциясе җәмгыятькә үзенең кануннарын кертте. Шулай булса да, лицей эшчәнлеген уңышлы дәвам итә. 2020-2021нче уку елының Бөтенроссия һәм республика  олимпиадаларының муниципаль этабында  хокук фәне буенча - Әглямова Ильмия,  Хисмәтова Рузия, математика буенча - Сибгатуллина Адилә Мәрданшина Амира, тарих буенча -  Гимазова Гүзәлия, Максумова Азалия, Зарипова Аделина, Тормыш куркынычсызлыгы нигезе (ОБЖ) буенча

Вәлиева Айшә, Фәхретдинов Азат, Камалов Рәдиф, Хәлимов Ирек призлы урыннар яулады. Аларның уңышларында укытучыларның һәм ата-аналарның роле бик зур.

Укучылар хәйрия чараларында да актив катнашалар. 6 “В” сыйныфының “Иптәшләр” тимур отряды лицейда хәйрия ярминкәсе оештырды. Товар сатудан җыелган акчага физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез Ренат Мусин белән Дмитрий Полянинга бүләкләр тапшырганнар.

Лицей шәһәр буенча уздырыла торган "Буккроссинг-КниGo" акциясенә дә кушылды. Аның идеясы бик гади һәм күпләргә таныш: үзеңә ошаган, үзең яратып укыган китапны лицейга алып килеп  махсус җыелган стеллажның киштәсенә  куярга  кирәк. Димәк,  китап белән кызыксынган һәрбер укучыга китапны алып уку мөмкинлеге туа. Шулай итеп китап  кулдан-кулга күчә.

Данлыклы мәгърифәтче Гали ага Акышның  1997 елның беренче сентябрендә әйткән васыятенә тугры калып, лицей ике дистә елдан артык укучыларны бар яктан камил шәхесләр итеп тәрбияләп, җәмгыятебезгә үрнәк, милләтебезгә горурлык булган татар яшьләре әзерли. Татар лицеен тәмамлаучыларның әйбәт уку йортларында белем алуы, дәрәҗәле урыннарда эшләве - моның ачык дәлиле.  Бу – белемле, зыялы укытучыларны берләштергән коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация