Боз эри - сак булыгыз!
Көн темасы

Боз эри - сак булыгыз!

Шәһәребездә иң куркыныч урыннар булып Түбән Кама сусаклагычындагы түбән бьеф санала. Шилнә елгасында да ачык урыннар бар.

Кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин бүгенге көндә бозга чыгу куркынычлыгы турында искәртеп үтте.Яуган яңгырлар, һава торышының җылы булуы аркасында сулыклардагы боз юкара. Дәүләт инспекторлары, балыкчылар балалар белән даими аңлату эшләре алып баралар. Бозга чыгу куркыныч булса да, кайбер балыкчылар бу кисәтүләргә колак салмый. Шәһәребездә иң куркыныч урыннар булып Түбән Кама сусаклагычындагы түбән бьеф санала. Шилнә елгасында да ачык урыннар бар.

«Бережок», «Шильна», «Литейщик», «Кама-2», «Энергетик» бакчачылык ширкәтләренә су басу куркынычы яный.

Кама елгасы боздан 20 нче апрель тирәләрендә ачылачак. Былтыр навигация 26 апрельдә булган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев