Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бу салкыннар кайчан бетәр?

Суык чигенергә уйламый. 27-28 градус салкыннар тора. Шулай  25 февральгә кадәр дәвам итәчэк, ди синоптиклар

Ел башыннан бирле салкын күзәтелә. Һава температурасы  урыны – урыны белән - 35 градуска төшкән көннәр булды. Интернетта  февраль ае  җылырак  һава торышы күзәтелә дисәләр дә, алай булмады. Суык чигенергә уйламый. 27-28 градус салкыннар тора. Шулай  25 февральгә кадәр дәвам итәчәк, ди синоптиклар. Бу көннәрдә шәһәрнең торак-коммуналь системасы көчәйтелгән режимда эшли. Авария хезмәтләре даими кизү тора. Идарэ итү компанияләренең  диспетчерлык хезмәтләренә фатирларында салкын булу турында шикаятьләр килү арткан.

Салкын булганлыктан кайбер мәктәпләрдэ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча башлангыч сыйныфларда укуларны өзәргә туры килде.

Без кичә шәһәрдәшләребездән  салкыннарны ничек кичерүләре турында сораштык.

Гүзәлия Фатыйхова, ТЭЦ хезмәткәре:

- Аллаһка шөкер, безне эшкә вахта йөртә.  Суыкта  тукталышта торсан, гомерлек чир алуың да бар бит. Улым иске бистәгә барып эшли, барганда аяклары туңа.  Маршрутларга вәгъдә ителгән зур автобуслар җибәрсәләр, халык бик рәхмәтле булыр иде.

Лилия Шәмсетдинова:

- Без Чулман буенда яшибез. Җәй көне табигать бик матур. Әмма кыш көне  җил, суык үзәккә үтә. Баланы бакчага керткәнче аяклар туңды. Тизрәк көннәр җылытсын иде.

Гөлсәрия Абдуллина, 4нче поликлиника табибы:

- Салкында үз – үзеңә игътибарны арттырырга кирәк инде. Мин пациентларымны гел  кисәтәм: суыкта кысан өс һәм аяк киеме кию, ару, ачыгу, озак вакыт хәрәкәтсез тору, авыр чирдән соң организмның хәлсезләнүе, аяк тирләү, хроник чирләр өшүгә китерергә мөмкин. Урамда озак йөрмәскә тырышыгыз. Өстәмә йон оекбаш, бияләй алсагыз да була. Спиртлы эчемлекләр эчеп җылынмакчы булу да  аяныч тәмамланырга мөмкин. Суыкта зыян күрүченең өстенә юрган ябарга, кайнар чәй һәм аш, авыртуны басучы дару бирергә кирәк. 2-4 дәрәҗә өшү алган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Алинә  Ибраһимова:

- Бу салкыннар , дөресен генә әйткәндә ялкытты инде. Мин шәһәрдә читтә, сәнәгать зонасында эшлим. Иртүк барырга кирәк.   Салкыннарда машинаны өйдән кабызып та булмый, Чыгасын,  җылынганын көтеп, катып утырасың. Тизрәк көннәр җылынсын иде иде!

Сәрия Фатыйхова:

-  Миңа мондый һава ныграк ошый. Мин идарә итү компаниясендә җыештыручы булып эшлим. Салкын булса да , кар көрисе юк. Яңа елдан сон булган бураннардан  да арыганнарым һаман бетми әле. Атна ахырында кар ява дилэр тагын, мин куркып торам.

Автор: Зөлфия ГАЛИМ

Миләүшә Закиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация