Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурычлар бар, әмма борчыларга урын юк

“Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыятенең НЧТС филиалы директоры, шәһәр советы депутаты Айрат Зәйнуллин матбуган чаралары вәкилләре өчен онлайн конференция үткәрде.

Мәгълүм булганча, шәһәрдәшләр социаль челтәрләрдә май ае өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр югары дип зарланучылар булды. Шәһәрдәшләрне май өчен җылылык өчен түләү таләп итү борчый. Эш шунда ки: 4 майда җылылык сезоны тәмамланды. “Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 25еннән 25енә кадәр башкарыла. Аннары идарә итү компанияләре мәгълүматларны исәпләү үзәгенә җибәрә, алар квитанцияләрне айның беренче числосына кадәр кулланучыларга җибәрергә тиешләр. Кулланучы үз чиратында айның 10сына кадәр коммуналь хезмәтләрне башкара. Май аенда җылылык өчен 25 апрельдән 4 майга кадәр исәпләнгән”, - диде Айрат Зәйнуллин. Ел башыннан Чаллы халкы җылылык өчен узган елның шул чоры белән чагыштырганда 355 миллион сумга азрак акча түләгән. Моның сәбәбе – кышның җылы булуында.
Ел башыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар үзгәрмәде. 1 июльдән бер гигакаллория җылылык өчен
1684,78 сум түләргә туры киләчәк. Моңа кадәр ул 1619,98 сум иде. Җылылык өчен бурчлылар да бар. Чаллы халкының бурычы 162,7 миллион сум. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 27 миллион сумга артык. “Бурыч куркыныч түгел, без аны бетерү буенча башкарма комитет, идарә итү компанияләре белән эш алып барабыз”, - диде Айрат Зиннәтулла улы.
Конференциядә җылылык торбаларын сынауга кагылышлы сораулар да булды. “Җылылык торбаларын гидравлик сынау иң нәтиҗәле ысул булып тора. Шәһәр халкына 2 атна кайнар сусыз торырга туры киләчәк. Шулай да борчыларга урын юк, катлаулы участоклар булмаса без кайбер бистәләргә өч көн эчендә кайнар суны бирә башлыйбыз”, - диде.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация