Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда ишегалды юлларының 78%ы яңартылды

3 елда ишегалларын тәртипкә китерү өчен Чаллыга 9 миллиард сум акча бүлеп бирледе.

Быел Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча Чаллыда 119 ишегалды тәртипкә китерелә. Бу урыннарда эшләр дәвам итә. Ишегалларындагы юлларның 78%ы яңартылган. Яктырту эшләре 80%ка башкарылган. Кайбер ишегалларында эшләр тәмамланган. 

«3 елда ишегалларын тәртипкә китерү өчен Чаллыга 9 миллиард сум акча бүлеп бирледе. Моның өчен ТР Президентына, әлеге эшне башкаручыларга рәхмәт. Узган атнада Үзәк районның бер ишегалдындагы йортта  яшәүчеләр, район башлыгы белән бергә,  төзүчеләрне пылау һәм тәмле чәй белән сыйлаганнар, концерт күрсәткәннәр. Без эссе җәйдә ишегаллаларында эшләгән механизаторларга, асфальт җәючеләргә кешечә рәхмәт белдерергә тиешбез. Фидакарь хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары тапшырырга кирәк», – диде мэр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация