Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдәшләребезне Бөек Җиңү көне белән котлый

Безнең шәһәрдән һәм якын-тирә авыллардан фронтка 14 меңнән артык кеше киткән. 5020 кеше өйләренә әйләнеп кайта алмаган.

Мөхтәрәм фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле чаллылылар! Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезне илнең иң мөһим дәүләт бәйрәме – Җиңү көне белән котлыйм!

Бу көн, фашист илбасарларына каршы көрәштә, илебезнең күпмилләтле халкының бөек батырлыгы символына әверелде. 

Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәбез.  Үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызның намусын һәм бәйсезлеген саклап калган, илбасарларны тар-мар иткән, Җиңү Байрагын Рейхстаг түбәсенә кадап кую өчен барысын да эшләгән геройлар турында тарихи истәлекләрне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәркайсыбыз аңлый. Без бу истәлекләрне сакларга гына түгел, үсеп килүче буынга, мәктәп укучыларына һәм студентларга кадер-хөрмәт белән тапшырырга да тиешбез.

Безнең шәһәрдән һәм якын-тирә авыллардан фронтка 14 меңнән артык кеше киткән. 5020 кеше өйләренә әйләнеп кайта алмаган. Якташларыбыз Мәскәү һәм Сталинград, Курск дугасында һәм партизан отрядларында батырларча сугышкан, Ленинградны саклаган, Праганы һәм Берлинны азат иткән. Күрсәткән батырлыклары өчен 11 Чаллы ветераны Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Алар хөрмәтенә без Геройлар аллеясына нигез салдык.

Җиңүне якынайтуга тыл хезмәтчәннәре бәяләп бетергесез өлеш кертте. Алар тәүлек буе заводлардан, колхоз кырларыннан китмәде: "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" законы буенча яшәде. Ватанның батыр сакчыларына мәңгелек дан! Алар туган җиребезне азат итү, балалары һәм оныкларының бәхетле киләчәге өчен барысын да эшләделәр. Кадерле ветераннар! Сез – Бөек Җиңү көненең төп геройлары! Сезнең батырлык безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак! Без сезнең алда баш иябез! Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм аяз күк йөзе телим. Бәйрәм белән сезне, Җиңү көне белән! 

Зур ихтирам белән белән Н.Г. Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X