Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда ашханәләр тикшерелә

Бүгенге көндә 10 мәктәп ашханәсендә ремонт бара.

Роспотребнадзор ремонт ясалганнарының сыйфатын һәм санитар таләпләргә туры килүен тикшерә башлады. Соңрак калган мәгариф учреждениеләренең дә санитар торышы тикшереләчәк. Аларның әзерлегеннән соң гына мәктәпләр һәм балалар бакчалары укыту эшчәнлегенә санитар-эпидемиологик рөхсәт алачак. Бу эштән башкарма комитет та читтә калмаячак. “Кайда, нәрсә эшләнгән безгә объектив мәгълүматлар бирегез. Бу – муниципалитет җаваплылыгындагы өлкә. Шуңа күрә без мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре белән бу эшне җиренә җиткереп башкарырга тиешбез. 10 мәктәп ашханәсендә ремонт барышын да тизләтергә кирәк”, - диде мэр. 
Ул башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлаховка бу эш барышын урыннарга барып анализларга кушты. “Мин үзем  барып карыйм, чөнки мәктәп туклануын оештыру һәм балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү – мөһим мәсьәләләр”, - диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X