Чаллыда эш хакы арта
Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы 35%ка артачак.
Шәһәр советының быелгы соңгы сессиясендә 2022 елның 1 гыйнварыннан укытучыларның хезмәт хакы – 17%ка, тәрбиячеләрнеке –19%ка, кече тәрбиячеләрнең 26%ка артуы мәгълүм булды. Шулай ук тренерлар 18%ка күбрәк хезмәт хакы алачаклар. Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы 35%ка артачак. Моның өчен 1 миллиард 211 миллион сум акча тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев