Шəhри Чаллы

Чаллыда "Форд" автомобиле, өч машинаны бәрдереп, түбәсенә әйләнеп капланган

Юл һәлакәте 26 май көнне сәгать 18.45тә Хәсән Туфан проспектында, 17/01 һәм 17/03 йортлары каршында булган. 

Чаллыда шаһитлар Ford машинасының өч автомобильне бәрдереп, әйләнгәнен видеога төшергәннәр. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә. 

Юл һәлакәте 26 май көнне сәгать 18.45тә Хәсән Туфан проспектында, 17/01 һәм 17/03 йортлары каршында булган. 

Кайбер фаразлар буенча, "Форд" йөртүчесе идарәне югалтып парковкада торучы "Лада Калина" машинасына килеп бәрелә, аннан Daewoo Matiz машинасының арткы өлешен бәрдерә һәм Audi автомобилен бәрдерә. Шуннан соң зыян салучы автомобиль түбәсенә әйләнеп каплана. 

Машина йөртүче автомобильдән мөстәкыйль рәвештә чыккан. Шаһитлар сүзләренчә, юл һәлакәтендә ул зыян күргән - аның башында кан таплары булган. Һәлакәт урынына килгән "ашыгыч ярдәм" зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәткән, ашыгыч ярдәм хастаханәсенә алып киткән. 

Эльвира Мөхәмәтдинова

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: