Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Haier кер юу машиналары заводы җитештерү күләмен 2 тапкыр арттырачак

Биредә елына 1 миллион кер юу машинасы җитештереләчәк. Хәзер ул 500 мең

Өстәмә 200гә якын яңа эш урыны булдырылачак. Компания "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып тора.

 

Предприятиенең җитештерү куәтләрен киңәйтү буенча эшләр бер ай элек башланды. Аларны декабрьгә тәмамларга планлаштыралар. Заводта барабаннарны лазерлы эретеп ябыштыру буенча өстәмә линия урнаштырылачак, ул эретеп ябыштыруның ныклыгын һәм төгәллеген максималь дәрәҗәдә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Линия тулысынча автоматлаштырылган булачак. Шулай ук кер юу машиналары корпусларын әзерләү линиясе һәм термопластавтоматлар линиясе барлыкка киләчәк. Проектка инвестицияләр 1,5 млрд сум тәшкил иткән. Кер юу машиналарын җитештерү буенча Haier заводын ачу узган елның августында узды.

 

 

⠀Ул вакытта проектка инвестицияләр күләме 2,4 млрд сум тәшкил иткән. Җитештерү урнашкан индустриаль паркка инженер инфраструктурасы төзү өчен Моношәһәрләрне үстерү фонды 218 млн сумнан артык акча бүлеп биргән.

 

 

Киләчәктә индустриаль парк территориясендә телевизорлар җитештерү буенча завод, «акыллы» суыткыч җиһазлары заводы, шулай ук көнкүреш техникасы өчен комплектлаучылар җитештерү буенча Haier предприятиесе төзеләчәк. Җитештерүдә шулай ук Моношәһәрләрне үстерү фонды инфраструктурасыннан да файдаланачаклар.

 

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация