Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда ишегалларын яңарта башладылар

“Безнең ишегалды” программасы яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлгән: тротуарлар, ишегалды юллары төзекләндерү, аларны киңәйтү, яңаларын төзү планлаштырыла.

Быел Чаллыда «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 88 йорт территориясе төзекләндереләчәк. Бу эшләргә 1,1 млрд сум акча каралган, шуларның 908 миллионы юллар өчен, тышкы яктырту челтәренә һәм кече архитектура формаларын урнаштыруга –116ар миллион сум.

Һәр ишегалдында объектның паспорты һәм төзекләндерү схемасы урнаштырылачак. Тик алар биредә яшәүчеләр белән килешенгән булырга тиеш. «Энтузиаст» идарә итү компаниясенә караган йортларда яшәүчеләр белән дә шундый очрашулар уза. 

Өч комплекста 12 ишегалды төзекләндереләчәк.  Болар арасында 2нче комплекс та бар. 2/08нче, 2/09нчы, 2/10нчы йортларда яшәүчеләр белән үткәрелгән җыелышта подряд оешмасы баш архитекторы Николай Сарапулов бу ишегалдында башкарасы эшләргә тукталды.

– “Безнең ишегалды” программасы яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлгән: тротуарлар, ишегалды юллары төзекләндерү, аларны киңәйтү, яңаларын төзү планлаштырыла, – диде ул. – Балалар өчен яңа уен һәм спорт җиһазлары урнаштырылачак. Алар ике зонага бүленә: 7 яшькә кадәр балалар һәм өлкәнрәкләр өчен. Территориядә яктырткычлар кую каралган. Шулай ук яңа, уңайлы эскәмияләр, чүп савытлары урын алачак. Боларны ничек урнаштыру биредә яшәүчеләр фикере белән килешенеп тормышка ашырылырга тиеш.

Җыелышта катнашучы Михаил Суриков балаларның куркынычсызлыгы һәм  чисталык өчен борчыла. Ул нәниләр өчен уен һәм спорт җиһазларының  комда урнашуына каршы.

– Ком өйгә керәчәк бит, – дип әйтә ул. – Җилем белән капласагыз, кулайрак булыр дип саныйм.

– Проект буенча җилем салу каралмаган, ул тагын да куркынычрак, – дип җавап бирде Николай Сарапулов. – Балалар мәйданчыкларына ком җәю бөтен республикада кабул ителгән алым.

Зинаида Новикова балалар уйный торган комлыкның өстен каплаулы итеп ясарга кирәк дип киңәш бирде.

Галия Шәйхуллина: “Этләр өчен аерым зона ясарга ярамый микән?” – дип сорый.

Үзәк районы башлыгы Искәндәр Галимов һәр ишегалдында андый зона була алмаячагын әйтте.  Моның өчен берничә урын каралган: Гренада, Яр буе парклары территорияләрендә.

Вера Солтанованы җәяүлеләр куркынычсызлыгы борчый.

– Төзелә торган тротуарларның 60 процентына машиналарны куялар,  безгә 40-гы гына кала, – дип зарлана ул. – Җәяүлеләр машина юлларына чыгарга мәҗбүр, яшь әниләр коляскалар белән ничек йөрергә тиеш? Бәлки, махсус чикләүгечләр куяргадыр?

Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Анна Уракова биредә 43 ел яши.

– ТОС откан грант акчасына берничә йорт алдына балалар мәйданчыклары урнаштырдык. “Безнең ишегалды” республика программасы буенча юлларны ясасалар, эскәмияләр, чүп савытлары куйсалар, бик әйбәт булыр иде, – ди Анна Ивановна.

Халык белән очрашулар бу атнада тәмамлана. Ишегалларын төзекләндерү схемалары белән dvor.tatar сайтында да танышырга мөмкин.

Төзекләндерү эшләре май аенда башланып, октябрьдә тәмамланырга тиеш

Зөһрә Вәлитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация