Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Роспотребнадзор эш бирүчеләрнең вакцинация таләпләрен ничек үтәвен тикшерә

Узган атнада Роспотребнадзор Чаллыда 17 хуҗалык итүче субъектын тикшергән, аларның 12се Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина карары таләпләрен үтәү буенча, аның нигезендә хезмәт коллективларында вакцинация үтү дәрәҗәсе 80%тан да ким булмаска тиеш.

«Без «Чаллы су каналы», «Челны-Бройлер» кебек эре предприятиеләрне һәм башка оешмаларны тикшердек. Тулаем алганда, вакцинаның беренче һәм икенче компоненты буенча үтәлеш начар түгел. Ачыкланган хокук бозулар факты буенча, өч субъектка административ йогынты чараларын кулланырга мәҗбүр булдык», - дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.
Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Бүгенге көнгә беренче компонент белән – 234 916, икенче компонент белән – 173 178 кеше прививка ясаткан.
Хәзерге вакытта шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 5 145 очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 979,3 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 2,7%ка түбәнрәк. 214 кеше медицина күзәтүе астында, 10 683 кеше медицина күзәтүеннән төшерелгән.
Моннан тыш, Яр Чаллыда барлык массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча үткәрелә.
«Без оештыручыларга беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклеген, чара алдыннан да, чараларда да нинди профилактика чаралары каралырга тиешлеген алдан ук күрсәтмәләр бирәбез. Балаларның йөрүләре күрсәтмәләр нигезендә генә башкарыла, хәтта паёклар һәм менюлар да килештерелә», - дип билгеләде шәһәрнең баш санитар табибы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация