Чаллыда торак йортта көчле шартлау булды
Көн темасы

Чаллыда торак йортта көчле шартлау булды

Урында МЧС, эзләү-коткару, ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшли.

Чаллының Татарстан, 25/18 (48/20) адресы буенча урнашкан биш катлы панель йортның 4 нче катында газ катнашмасы шартлады дигән хәбәр алына. Нәтиҗәдә, 4-5 каттагы фатирлар зыян күргән. Беренчел мәгьлүматлар буенча, жимерек стеналар астында 2 кеше калган. Урында МЧС, эзлэү-коткару, ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшли. Кинологлар чакырылган. Биредә 90 кеше һәм 35 техника эшли, дип хәбәр итә шәһәрнең матбугат хезмәте.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев