Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

2021 елның 9 ае буенча шәһәрдә балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган, бер бала һәлак булган, 83е яраланган. Сүз 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар турында бара. Яр Чаллыда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

«Яртыеллык нәтиҗәләр буенча балигъ булмаганнар белән юл-транспорт һәлакәтләре 2,3 тапкыр артты. Уртак көч белән без әлеге күрсәткечне шактый киметүгә ирештек», – дип аңлатты Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков.  
Балигъ булмаганнарның саксызлыгы аркасында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 25е балигъ булмаган җәяүлеләр гаебе белән, 10сы велосипедчылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре - күзәтүне чикләүче предметлар арасыннан машина йөртүчеләр каршына килеп чыгу (15 юл-транспорт һәлакәте) моның өчен билгеләнмәгән урыннан юлны чыгу (6 юл-транспорт һәлакәте), шулай ук велосипедтан төшмичә юлны аркылы чыгу (9 юл-транспорт һәлакәте).
Балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрне кисәтү максатыннан юл хәрәкәте иминлеге буенча «Имин тәгәрмәч» шәһәр программасы тормышка ашырыла торган «14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге» территориясендә  «Автошәһәрчек» төзеләчәк.
Моннан тыш, мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге почмаклары яңа форматта оештырылачак.
«Бу - электрон такталар, интерактив такталар, велотренажерлар, виртуаль чынбарлык күзлеге., Экранда чынбарлыкка туры килүче хәлләрне чагылдыручы җайланмалар бар. Балаларга болар кызыклы булырга тиеш», - дип ассызыклады ТР баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, юл-транспорт һәлакәтләрендә балаларның имгәнүен кисәтү максатыннан мәктәп укучыларына яктылык кайтаручы элементлар бирелә.   
«Һәр яктылык кайтаручы элемент мәктәп укучысына кадәр барып җитәргә тиеш, әгәр эшләми торган элементлар булса, безгә кире элемтә кайтарылырга тиеш, әгәр балалар аларны такмыйлар икән, әйдәгез, алардан баш тартыйк һәм балаларга туры килә торган элементлар ясыйк.
Балаларга аларны йөртү кызыклы булырга тиеш. Бездә яңа эшләнмәләр бар һәм без аларга акча тотачакбыз, һәм аларның эшләү нәтиҗәлелеген аңларбыз. Мәсәлән, беренче сыйныфлар өчен каралган яктылык кайтаручы элементлар өлкән сыйныфлар өчен туры килми», - дип билгеләп үтте Ленар Габдрахманов.
Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 355 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда сигез кеше һәлак булган һәм 430 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация