Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда җинаятьчел төркемне хөкемгә тарту башланды

Чаллы шәһәр судында ""52 нче бистә" атлы оешкан җинаятьчел төркемне, кылган гамәлләре өчен, хөкем итү процессы башланды. Шушы төркемгә кергән яшьләр кеше талауда, караклыкта, алдашып мал һәм акча үзләштерүдә , кыйнауда һәм хулиганлыкта гаепләнеп, суд каршына бастылар. Алар бергәләп җинаять төркемен төзүдә дә, кеше сәламәтлегенә зыян салуда да гаепләнеләләр. Ун...

Чаллы шәһәр судында ""52 нче бистә" атлы оешкан җинаятьчел төркемне, кылган гамәлләре өчен, хөкем итү процессы башланды. Шушы төркемгә кергән яшьләр кеше талауда, караклыкта, алдашып мал һәм акча үзләштерүдә , кыйнауда һәм хулиганлыкта гаепләнеп, суд каршына бастылар. Алар бергәләп җинаять төркемен төзүдә дә, кеше сәламәтлегенә зыян салуда да гаепләнеләләр. Ун кешедән торган төркем 2011 елдан 2015 елга кадәр төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр кыла. Алар таксистларны, комарлы уен оештыручыларны куркытып, акчаларын алалар, социаль ипотека буенча фатир сатып алырга теләгән чаллыларны ачыклап, акчаларын талыйлар. Җинаятьчел төркемне 36 яшьлек Ленар Юсыпов төзегән һәм аның җитәкчесе булган, дип исәпләнелә.

Җинаятьчеләр үз гаепләрен танымыйлар. Әйтик, суд материалларына теркәлгән гамәлләре моны ачык күрсәтсә дә, алар 2014 елны гражданнарга чиратсыз фатир алып бирәбез, дип 3 миллион сум акчаны алып качалар

Суд материаллары бик калын, "52 нче бистә" җинаятьчел төркеме эше әле бик озакка сузылыр, диләр хөкемдарлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев