Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллылылар Америка журналына эләккәннәр ...

“Уйланма тормыш” проекты белән Чаллы кызлары Нью-Йорк журналына эләккәннәр.

Бу проект шәһәребезнең инвалидларына багышланган. Кызганыч, алар турында күпләр белми. Ә бит алар арасында физик чикләрне үтеп, зур уңышларга ирешүчеләр күп. Америка журналы алар турында язган. Кызлар моны галәмгә очуга тиңлиләр.
“Проект пандемиянең беренче вакытында чыкты. Бездән пандемия сезгә ничек тәэсир итте”, -дип сорадылар.
- Без гомер буе үзебез чикләнүдә. Әмма тормыштан зарланмыйбыз. Эльза икенче улын тудырды. Ренат 50дән артык картина иҗат итте. Лилия блогер булды. Настя- “Татарстан энҗесе”. Алсу “Эчтәге кояшлы картинка” проектын дәвам итү өчен грант отты, - диләр алар.
Миллиардер Владимир Потанин фонды “Эчебездә кояш” фондының картинлар галереясе белән берлектә оештырылган “Эчтәге кояшлы картинка” волонтерлык проектының җиңүчесе дип тапты. Әлеге проект 500 мең сумлык грант отты. Картиналар галереясе директоры Илсөя Заһидуллина әйтүенчә, бүгенге көндә әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла. Арбада хәрәкәтләнүче кызлар “Плюс-минус спектакле”ен әзерлиләр. Шулай ук “Предметный разговор” күргәзмәсе оештырырга да ниятлиләр. Спектальдә кызлар инвалидлыкның уңай яклары турында сөйләргә җыенлар. “Спектакльне ноябрь аенда галереянең зур залында уздырырга җыенабыз. Биредә ут, декорация – барысы да үзенчәлекле, махсус эшләнгән булачак. Планнарыбызны тормышка ашырырга пандемия генә комачауламасын. Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезнең тормышка дәртен, талантын һәм омтылышларын күрү – күпләребезгә үрнәк”, - ди Илсөя Илдус кызы.
Зөлфия ГАЛИМ

Фото: Фонд "Солнце внутри"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация