Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының 32нче комплексында ишегалды бәйрәме узды, бүген Титов исемендәге сквер территориясендә бәйрәм оештырыла (+фотолар)

Бәйрәмдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Биредә яшәүчеләр җитәкчеләргә үз сорауларын бирделәр, тәкъдим, рәхмәтләрен җиткерделәр. Олысы-кечесе кунаклар белән фотога төште.

Комсомол районының 32 комплексында чираттагы ишегалды бәйрәме узды. Чараны тантаналы рәвештә шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ачып җибәрделәр.

Бәйрәм чарасында “Бумажник” мәдәният йорты солистлары һәм коллективлары катнашты, иң кечкенә кунакларның күңелен аниматорлар ачты.

"32 комплекс" ТИҮ рәисе Фирдәүсә Миндубаева комплекс активистларына бүләкләр тапшырды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников мохтаҗ гаиләләргә канцелярия товарлары сатып алуга сертификатлар тапшырды.

Август аенда Комсомол районында төрле микрорайоннарда халык белән алты очрашу узды инде.

Алдагы очрашу бүген, 26 августта, С.П.Титов исемендәге сквер территориясендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация