Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә түбәне ремонтлау төгәлләнде
Көн темасы

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә түбәне ремонтлау төгәлләнде

Шәһәрдә иң борынгы дәвалау оешмаларының Б блогында капиталь ремонт дәвам итә. Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе 40 елдан артык ремонт күрмәгән, әмма 2018 елның языннан биредә төзүчеләр эшли. План буенча объектны төзекләндерү 4 этапка бүленгән. Төзүчеләр В корпусын инде төгәлләделәр.

Хәзерге вакытта Б блогында фасад эшләре, тәрәзәләрне алыштыру, бизәү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру бара. Эшләрнең гомуми үтәлеше - 40% . Чиратта А, Г, Д блокларын ремонтлау.

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев