Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дамир Фәттахов: "Шатлык" - республика яшьләр үзәге җитәкчеләренең очрашу ноктасы булыр

Чаллыга эш визиты белән Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килеп китте. Ул шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән бергә “Шатлык" яшьләр үзәгенең төзекләндерелгән бинасын карады.

Үзәктә 2018 елдан башлап этаплап үткәрелгән капиталь ремонт тәмамланды. Ремонт өчен республика бюджетыннан 70,7 млн сум акча бүлеп бирелгән. Капиталь ремонт барышында бинаның фасадын, керү урынын яңарттылар, барлык инженерлык системаларын, тәрәзәләрне алыштырдылар, яңа ишекләр һәм витражлар урнаштырылды. Төзекләндерү эшләре яшьләр үзәге территориясенә дә кагылды. Биредә тротуар плиткасы җәелгән.

Бина эчендә дә шактый үзгәрешләр булды. 180 урынга исәпләнгән Премьерзалы ремонтланган, сәхнә җиһазлары монтажланган, корылмалар һәм җиһазлар сатып алынган. Дамир Фәттахов учреждениедә яшьләрнең иҗади проектларын гамәлгә ашыру өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. “Сәхнә, тавыш, студия бар!”, - диде ул. Яңартылган яшьләр үзәгендә проектлау һәм “Вакыйгалар технологияләре” евент-остаханәсе кебек урыннар барлыкка килде. Музыкантлар өчен Sound Zone булдырылган – бу вокал һәм тавыш яздыру студиясе. Аларның һәркайсында тавыш изоляциясе эшләнгән. Министр Дамир Фәттахов берничә ел музыка мәктәбендә укыган һәм берничә музыка уен коралында уйный белә. Ул осталыгын Чаллы яшьләренә дә күрсәтте. Яшьләр үзәгендә тагын бер заманча зона – “Дуспочмак” кунак бүлмәсе барлыкка килде. Биредә ирекле китапханә оештырылган, китаплар укырга, үзәктә тәрбияләнүчеләрнең видеоклипларын карарга була.  Тавышсыз наушниклар кунак бүлмәсендәгеләргә комачауламаска мөмкинлек бирә. Керү урыны янында коворкинг-зал урнашкан, ул ябык мәйданчыкка чыга. Киләчәктә биредә җәен киносеанслар оештырып булачак. Хореография өчен 3 зал яңартылды.

“Гаражостаханәсендә телестудия оештырылды. Шулай ук биредә пластинкалы фотозона да бар. Моннан шулай ук граффити белән декорацияләнгән ябык мәйданчыкка чыгарга мөмкин. Шатлык" яшьләр үзәгендә Яр-Чекофейнясы барлыкка килде. Аның өчен аерым керү урыны булдырылган. Дамир Фәттахов капиталь ремонт нәтиҗәләрен югары бәяләде һәм тиздән республика яшьләр үзәкләре җитәкчеләренең Шатлык”та күчмә очрашуын үткәрергә тәкъдим итте.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация