Эдуард Николаев экипажы- "Дакар-2018"этабында җиңүче
"Дакар-2018" ралли-марафонының дүртенче этабы төгәлләнде. Йөк машиналары арасында финишка иң беренче булып "КАМАЗ-мастер" командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы килде. Перу территориясе аша узган әлеге этапта махсус участокның озынлыгы 444 чакрым араны тәшкил итте. Эдуард Николаев экипажы аны 4 сәгать 35 минут 8 секунд эчендә узды. Финишка икенче булып килгән Аргентина...
"Дакар-2018" ралли-марафонының дүртенче этабы төгәлләнде. Йөк машиналары арасында финишка иң беренче булып "КАМАЗ-мастер" командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы килде.
Перу территориясе аша узган әлеге этапта махсус участокның озынлыгы 444 чакрым араны тәшкил итте. Эдуард Николаев экипажы аны 4 сәгать 35 минут 8 секунд эчендә узды. Финишка икенче булып килгән Аргентина узышчысы Федерико Вильягра ("Ивеко"), мәсәлән, лидердан 27 минут 57 секундка калышты. Ә өченче урындагы Мартин Коломы (Чехия, "Татра») 38.49 минутка соңга калып килде.
Шулай итеп, Эдуард Николаев йөк машиналары арасында гомуми беренчелектә лидерлык позициясен тагын да ныгытты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев