Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ел башыннан Чаллыда 4 500дән артык кеше эшкә урнаштырылган

Ел башыннан Чаллыда 4 503 кеше эшкә урнаштырылган. Хәзерге вакытта 1 591 кеше эшсез дип теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56%ны тәшкил итә. Бу хакта "Россия эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.

Бүген кадрлар үзәге мәгълүматлар базасында 8 712 вакансия бар. Шәһәрнең 1 128 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән.

Наил Мәһдиев Чаллы укучыларының эшкә урнашуын оештыру белән кызыксынды.

«Июнь аен уңышлы эшләдек, 1 273 кеше эшкә урнаштырылды. Үзәккә мөрәҗәгать иткән барлык балалар да эшкә урнаштырылды. Июльгә 900 бала рәсмиләштердек, августка 800-900 кешене эшкә урнаштырырга уйлыйбыз. Эш урыннары бар, предприятиеләр эшкә алалар», - дип аңлатты Татьяна Быданова.

Наил Мәһдиев укучыларның хезмәт хакы турында мәгълүмат бирергә кушты: "Җәйге чорда түләнгән хезмәт хакы дәрәҗәсе шулай ук лаеклы булырга тиеш ", - дип ассызыклады мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация