Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гаиләләр өчен күп функцияле үзәк (МФЦ) барлыкка киләчәк

Быел мондый үзәкләр Россиянең сигез төбәгендә сынау проекты кысаларында эшли башлый.

Россиядә гаилә күп функцияле үзәкләре барлыкка киләчәк, аларга бер тәрәзә режимында ярдәм итәргә җыеналар.

Аларга социаль, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәт күрсәтеләчәк. Бу турыда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Быел мондый үзәкләр Россиянең сигез төбәгендә - Волгоград, Иркутск, Калуга, Түбән Новгород, Новосибирск, Орел, Тула һәм Чиләбе өлкәләрендә сынау проекты кысаларында эшли башлый.

Гаилә үзәкләренең бурычы - тормыш шартларын исәпкә алып, балалы гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү өчен социаль ресурсларны берләштерү, дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Үзәккә мөрәҗәгать иткән һәр гаиләгә белгеч беркетергә җыеналар. Ул шәхси ярдәм программасын төзергә булышачак һәм проблеманың барлыкка килү мизгеленнән алып аны комплекслы хәл итүгә кадәр мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә Татар- информ сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация