Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ишегалдыгыз чистамы?

Шәһәрдәшебез Галина Ларионова 10 елга якын инде ишегалды җыештыручы булып эшли. Кыш көне, аеруча, эше авыр аның. Күпләрне сөендереп ябалаклап яуган кар, аның өчен, киресенчә, баш бәласенә әйләнә. Ишегалларын чистартуны уйлый-уйлый төннәрен йоклый алмаган чаклары да күп була.

Бу көннәрдә Галия апаның һәр иртәсе подъезд төбендәге машиналарга тибеп, аларның хуҗалары белән сүзгә килүдән башлана. 
– Ике көн алдан трактор белән кар чистартабыз дип, подъезд ишекләренә игъланнар эләбез, йортның ватсап төркеменә язабыз. Машиналарны алучы юк. Әле сигнализацияләрен ишетеп чыксалар, бер хәл. Ә ничек чистартырга соң? – дип зарлана ул.  
37нче комплекска хезмәт күрсәтүче «Прибрежный-1» ҖЧҖнең территорияне эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү буенча мастеры Эльвира Зиннәтуллина белдерүенчә, алар йортта яшәүчеләрнең гаризалары буенча эшлиләр. 
– 37/1 йорты тугыз подъездлы. Аның өчесен чистарту өчен ике сәгать вакыт китте. Без бит сәгатьләп трактор яллыйбыз, – ди ул. 
– Дворникларга, мастерларга зур рәхмәтемне белдерәм. Гаиләбездә дүрт машина. Бүген шуларның икесе ишегалдында калган иде. Сигнализация тавышын ишетү белән йөгереп чыгып, машиналарны читкә алып куйдым. Мастер алдында гафу үтенәм. Югыйсә, игъланны да күрдем бит, хәтер юк, – ди Илгизәр Сәлимов. 
Ишегаллары юллары белән беррәттән шәһәр урамнарын һәм проспектларын да кардан арындыралар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев юллар ике тәүлек эчендә чистартылып бетәргә тиеш, диде. Тик анда да эшчеләргә юл кырларында торучы автомобильләр комачаулый. Моны истә тотып,  ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрдән автомобильләрен шәһәрнең төп проспектларында калдырмауларын үтенә, чөнки вакытында чистартылмаган кар юлны тарайта һәм юл һәлакәтләренә дә сәбәпче була. 
Бүгенге көндә шәһәр урамнарын һәм ишегалларын кардан чистарту өчен «Автомобиль юллары» предприятиясеннән – 114, идарә итүче компанияләрдән 56 берәмлек техника җәлеп ителгән. 

Машина кую кагыйдәләрен бозган өчен транспорт чаралары махсус стоянкага озатыла. Йөртүчеләргә административ штраф салына. Өстәвенә әле алар 3067,36 сум күләмендә эвакуатор хезмәте чыгымнарын да капларга тиеш була. Ел башыннан инде шәһәрдә 59 машина махсус стоянкага урнаштырылган. 


Зөһрә Вәлитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация