Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Калфаклы бәйге»гә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче билгеле

«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа бәйгегә старт биргән иде. 1 ай дәвамында, төгәлрәк әйтсәк 25 июльгә кадәр, газета укучыларыбыз басмабызның интернет сайтында катнашучылар өчен актив тавыш бирделәр.

Ниһаять, җиңүчебез билгеле, ул – Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова. Аның өчен сайтта 1923 кеше тавыш бирде. Җиңүчене “Шәһри Чаллы” коллективы исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бүләкне алыр өчен аны редакциягә чакырып калабыз. 
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйгенең нигезләмәсе буенча «Шәһри Чаллы» газетасы сайтында (shahrichalli.ru) «Калфаклы бәйге» катнашучылары өчен тавыш бирү 25 июль көнне 20.00 сәгатьтә төгәлләнде. Бу вакытка Казаннан Илзия Фәйзуллина 627 тавыш, Тукай районы Боерган авылыннан Флүзә Сәлимова – 173, Чаллыдан Зәринә Сибагатова – 179, Тукай районы Теләнче Тамактан Ләйсән Шамилова – 317, Чаллыдан Ранилә Шәрифуллина – 73, Кукмарадан Зөлфия Фатыйхова – 230, Алабугадан Эльмира Әхмәтҗанова – 83, Мәскәүдән Саидә Юлдашева – 57, Чаллыдан Зәринә Салихова – 269, Чаллыдан Әминә Бәхтиева – 363, Казаннан Лиана Бәхтиева – 343, Чаллыдан Эльвира Бәхтиева – 332, Чаллыдан Рәзинә Гарифуллина – 117, Чаллыдан Гөлнар Ильясова – 154, Чаллыдан Эмилия Гатауллина – 679, Чаллыдан Идая Габдрахманова (Кашапова) – 82, Азнакайдан Ләйлә Хафизова – 186, Чаллыдан Камилла Рәхмәтуллина – 102, Актаныш районы Урьяды авылыннан Рәсимә Госманова – 58, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылыннан Гүзәлия Мифтахова – 59, Казаннан Эльза Филимонова – 95, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылыннан Ясминә Мифтахова – 67,Чаллыдан Гөлназ Шакирова – 83, Тукай районы Калмия авылыннан Ләйсирә Сәхибҗанова – 107, Чаллыдан Лилиана Зарипова – 238, Әтнә районы Иске Өҗем авылыннан Нәзирә Габдрахманова – 1063, Азнакайдан Ильмира Насыйбуллина – 625, Минзәлә районы Бикбау авылыннан Зөһрә Сагертдинова – 107, Чаллыдан Алсу Рәхмәтуллина – 70, Тукай районы Биклән авылыннан Рәзинә Сәетгәрәева – 84, Башкортстан Республикасы Чакмагыш районыннан Сәмига Шәйхлислам – 86, Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылыннан Эльвира Аблязова – 912, Чаллыдан Лилия Сатдарова – 128, Теләче районы Баландыш авылыннан Әдилә Кәримуллина – 641, Чаллыдан Люция Шәмсевәлиева – 64, Тукай районы Круглое Поле поселогыннан Мәликә Магомедвәлиева – 274, Тукай районы Калмия авылыннан Әлмирә Гыйльфанова – 63, Алабугадан Альбина Сәмигуллина – 64, Тукай районы Калмия авылыннан Чулпан Габидуллина – 63, Чаллыдан Дания Дәүләтьянова – 100, Теләче районы Олы Мишә авылыннан Рузалия Газизова – 674 тавыш җыйдылар.    
Барысы бергә конкурста 42 кеше актив катнашты. Ә алар өчен җан атучылар тагы да күбрәк булды. Шунысы кызыклы: конкурсыбыз, чын мәгънәсендә, россиякүләм бәйгегә әйләнде. Игътибар иткәнегезчә, фотолар җибәрүчеләр арасында Чаллыдан гына түгел, ә Татарстанның төрле районнарыннан, шул исәптән, Теләче, Алабуга, Тукай, Кайбыч, Минзәлә, Азнакай, Кукмара, Әтнә, Актаныш һәм Казан шәһәреннән дә милләттәшләребез бар иде. Бу гына да түгел,  Башкортстанның Чакмагыш районы һәм илебез башкаласы Мәскәүдән дә  катнашучылар булды. Иң яшь конкурсантка нибары - 10 ай, иң өлкәненә – 84 яшь.
Искәрмә. Без, «Шәһри Чаллы» газетасы коллективы, «Калфаклы бәйге» конкурсының бүләкләү өлешен зурлап, тантаналы шартларда уздырырга теләгебез бар иде. Ләкин дөньядагы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле сәбәпле, чарабызны кичектереп торырга мәҗбүрбез. Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да мондый конкурсларда катнашырсыз дигән өметтә калабыз. Безнең белән бергә калыгыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация