КАМАЗ яшьләргә булыша
Көн темасы

КАМАЗ яшьләргә булыша

Июль-август айларында автогигант яшь хезмәткәрләр белән килешү төзи башлый. Аның нигезендә эшчеләргә торак кредиты буенча процентларны каплауда компенсация түләнә. Аның күләме 5000 сум тәшкил итә һәм ул ул 5 ел дәвамында биреләчәк. Мондый мөмкинлектән төп һәм ярдәмчел җитештерүдә эшләүче югары квалификацияле технологлар, конструкторлар, инженер-тикшерүчеләр, җитәкчеләр һәм башка белгечләр файдалана ала....

Июль-август айларында автогигант яшь хезмәткәрләр белән килешү төзи башлый. Аның нигезендә эшчеләргә торак кредиты буенча процентларны каплауда компенсация түләнә.

Аның күләме 5000 сум тәшкил итә һәм ул ул 5 ел дәвамында биреләчәк. Мондый мөмкинлектән төп һәм ярдәмчел җитештерүдә эшләүче югары квалификацияле технологлар, конструкторлар, инженер-тикшерүчеләр, җитәкчеләр һәм башка белгечләр файдалана ала.

Иң беренче компенсацияне предприятиенең әйдәп баручы хезмәткәрләре алачак. Киләчәктә исемлеккә җитәкчеләр тәкъдим иткән хезмәткәрләр дә керә ала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев