Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Катгый режим таләпләре

ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR -кодлар кертү турындагы карарына кул куйды. Бу шәһәр, шәһәр яны һәм муниципаль транспортларга кагыла.

Хәзер җәмәгать транспортыннан файдаланганда 18 яшьтән өлкән пассажирлар вакцинация узуын, соңгы ярты ел эчендә КОВИД-19 белән авыруын раслый торган QR-код яки вакцинация ясарга ярамаганлыгы турында медицина белешмәсе күрсәтергә тиеш. Алар булмаган очракта транспортка керергә ярамый.
Чаллыда бу режимны кертү тәртибе билгеле. Шәһәрдә пассажирларны тикшерү өчен махсус контроль-ревизион комиссия булдырылачак. Аның составына «Электротранспорт» һәм «Пассажирские перевозки» предприятиеләре һәм полиция хезмәткәрләре керәчәк.Бу турыда журналистларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев аңлатты. Комиссия 2-5 кешедән торачак, аларның саны тикшерү вакытына  карап үзгәрергә дә мөмкин. Трамвай һәм зур автобусларда комиссия әгъзалары салонга кереп QR-кодларны смартфон ярдәмендә тикшерәчәк. Аз сыйдырышлы автобусларда исә тикшерү тукталышта оештырылачак.
– Әлбәттә, шәһәрдәшләребез өчен уңайсызлыклар булыр, автобус йөреше дә берникадәр әкренәер. Ләкин без мөмкин кадәр кешеләргә зыян килмәслек итеп башкарырга тырышырбыз, – диде Илья Зуев.
Тикшерүләр көн дәвамында һәр шәһәр маршрутында оештырылачак. QR-кодлары булмаган кешеләргә бер меңнән утыз меңгә кадәр штраф каралган.
Шулай ук 22 ноябрьдән QR-кодлары яки прививка ярамаганлык турында белешмәсе булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне  транспорт карталары гамәлдән чыгачак. Кеше прививканы ясагач социаль юл йөрү билеты кабат торгызылачак. Картада булган акчалар сакланачак.
Моннан тыш, 18 яшьтән узган пассажирларга QR-код күрсәтмичә автовокзал һәм автостанцияләрдә шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларга билетлар сатылмаячак.
Искәртеп үтәбез, 22 ноябрьдән вакцинация рөхсәт ителмәгән кешеләр дә QR-кодлар алачак. Әлеге документ кәгазь вариантта да, электрон вариантта да булырга мөмкин.
Журналистлар Илья Зуевка транспортта QR-код системасы кертелү белән бәйле күпсанлы сораулар бирделәр. Әйтик, тикшерү комиссияләре әгъзаларына кем хисабына туләнә? Автобуска QR-кодсыз кергән пассажир өчен автобус йөртүче җаваплымы? Тикшерү комиссияләре эшчәнлегенә дәүләттән субсидияләр кайтару мөмкинлеге булачакмы? Кызганычка каршы, әлеге сорауларга тәгаен генә җаваплар булмады. Шәһәр җитәкчелеге пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү чарасы буларак кабул ителгән режимны камилләштерү өстендә эшләүне дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация