Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Конституция – какшамас нигезебез

1992 елның 21 мартында Татарстан суверенитеты турында референдум үткәннән соң, Татарстан Конституциясен язу зарурлыгы туа. Аны әзерләү өчен махсус комиссия оеша. Яңа Конституцияне язу катлаулы шартларда бара: Татарстан статусы турында федераль үзәк белән даими сөйләшүләр алып барыла.

Татарстанның яңа Конституциясе проекты 1991 елның 31 декабрендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә, аңа карата барлыгы 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә теркәлә. Халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә. 1992 елның маенда Татарстан Югары Советы утырышында төп канун беренче укылышы үтә. Халык депутатларыннан 500дән артык төзәтмә карала. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Совет Конституцияне кабул итә. Бу көн республикада бәйрәм көне, шунлыктан ул көнне ял итәбез. 

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан, без шәһәрдәшләребезгә республиканың төп канунына карата фикерләрен сорап, мөрәҗәгать иттек.

Светлана Захарова, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе:

-  Конституциябез нәтиҗәсендә республикабыз үзенең икътисадый һәм инвестицион потенциалын саклап кала алды. Без шуның нәтиҗәсе буларак Татарстанны Россиянең иң алга киткән төбәге итеп күрәбез. ТР Конституциясе җөмһүриятебездә ике телне дә дәүләт теле итеп куйды. Бу - татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өчен мөһим фактор. Без халкыбызның милли йөзе республиканың көндәшлеккә сәләтле булуын билгели торган төшенчә икәнлеген аңлыйбыз. Татар телен сакламыйча үзебезнең мәдәниятебезне, сәнгатебезне һәм үзебезгә генә хас сыйфатларыбызны саклый, үстерә алмыйбыз. Шуңа күрә Татарстан Конституциясен хөрмәт итеп, аның буенча эшләргә һәм яшәргә кирәк.

Әхәт Галаутдинов, Шәһәр Советы депутаты, “Жилэнергосервис” ҖЧҖ генераль директоры:

 - Конституция – ул дәүләтнең тормыш законы. Татарстанның үз Конституциясе бар икән, димәк, ул үзебезнең дәүләтчелегебезнең бер дәлиле. Заманында ул дулкынланып кабул ителгән иде.

Татарстан Конституциясенең кадере еллар узган саен артырга тиеш, чөнки Конституция ул – киләчәгебезне билгели торган юл. Анда аның иң кирәк моментлары калган, үзебезнең гражданлык, Татарстанның суверенлыгы күрсәтелгән. Татарстан бүген пионер, аңа карап торалар. Аннан өйрәнәләр. Шунлыктан без Конституциябезгә таянып, каршылыкларны лаеклы рәвештә үткәрергә тиешбез.

Нигездә, Конституция – ул кагыйдә, какшамас нигез. Конституцияне олылап, хөрмәтләп яшәргә тиешбез. Һәрбер демократик дәүләттә шундый күренеш булырга тиеш дип саныйм.

Фирдүсә  Әюпова, Шәһәр советы депутаты, Г.Акыш исемендәге лицей-интернат директоры:

- Татар теленең тигез хокуклы тел булу, ике телдә язмалар булу, дәүләт органнарының ике телдә эш алып бару таләбен куябыз бит. Үтәләме-юкмы, анысы икенче мәсьәлә, ләкин бу таләпләрнең хокукый нигезе Конституциядә ята. Әгәр норма Конституциядә булмаса, әлбәттә, аны таләп итү дә мөмкин  булмас иде.

Тарихи әһәмияткә кайтканда, Татарстан Конституциясе Россия Конституциясеннән иртәрәк кабул ителде. Ул Россиягә федератив юлдан бару буенча күрсәтмә бирде дип әйтергә була. Галим Индус Таһиров сүзләре белән әйтсәк, “Татарстан Россияне федератив үсеш рельсларына куйды”. Монда Конституциябезнең роле зур. Россия һәм башка башка республикаларның Конституцияләре дә Татарстан тәҗрибәсенә игътибар итте.

Конституция тарихи, милли һәм рухи традицияләрнең, мәдәниятләрнең, телләрнең сакланып калуына һәм үсешенә, гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә; федерализм принципларында демократиянең ныгу, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра.

Зөлфия Галим

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация