Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күпбалалы гаиләләрнең җирләрен кире алырга мөмкиннәр?

Җи­де көн эчен­дә граж­дан­нар­га алар­ны исем­лек­тән чы­га­ру һәм җир учас­то­гы би­рел­мәү ту­рын­да из­ве­ще­ние җи­бә­ре­лә.

Өч һәм ан­нан күб­рәк ба­ла­сы бул­ган га­и­лә­ләр­не җир учас­то­гы­на дәгъ­ва кы­лу­чы­лар исем­ле­ген­нән чы­га­ру­га сә­бәп бул­ган фак­тор­лар­ны ки­ңәй­тү тәкъ­дим ите­лә. Мо­ны күз­дә то­тып “ТР Җир ко­дек­сы­ның 32.1 мад­дә­се­нә үз­гә­реш­ләр кер­тү ту­рын­да” за­кон про­ек­ты эш­лән­гән.

Ис­кәр­теп үтик: өч һәм ан­нан күб­рәк ба­ла­сы бул­ган га­и­лә­ләр­нең, фе­де­раль за­кон бу­ен­ча, то­рак яки бак­ча йор­ты тө­зе­ле­ше, шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык эше алып ба­ру, бак­ча­чы­лык бе­лән шө­гыль­лә­нү өчен җир ки­шәр­ле­ге­нә хо­ку­кы бар. Бү­ген­гә бу исем­лек­тән җир учас­то­гын­нан өч тап­кыр баш тарт­кан яки өч тап­кыр җир учас­то­гын сай­лау про­це­ду­ра­сы­на кил­мә­ү­че­ләр чы­га­ры­ла. Ә яңа за­кон про­ек­ты җир би­рел­мәү мөм­кин бул­ган оч­рак­лар­ны арт­ты­ра. Та­тар­стан­да яшә­ү­че күп ба­ла­лы ке­ше­гә җир би­лә­мә­се тү­бән­дә­ге оч­рак­лар­да би­рел­мәс­кә мөм­кин:

әгәр Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се граж­дан­лы­гы га­мәл­дән чык­кан бул­са;

баш­ка тө­бәк­кә яки Рос­си­я­дән чит­кә да­и­ми яшәр­гә күч­кән оч­рак­та;

ата-ана хо­ку­кын­нан мәх­рүм ител­сә, ул­лыкк­ка яки кыз­лык­ка алу­дан, опе­ка­дан баш тарт­кан оч­рак­та;

ата-ана­лар­ның за­кон­сыз га­мәл­лә­ре, ва­ем­сыз­лы­гы ар­ка­сын­да ба­ла үл­сә;

граж­дан­нар та­ра­фын­нан алар­ны исем­лек­тән чы­га­ру ту­рын­да га­ри­за би­рел­гән оч­рак­та;

до­ку­мент­лар­да, граж­дан­нар­ның Җир ко­дек­сын­да­гы та­ләп­ләр­гә җа­вап бир­мә­вен дә­лил­лә­ү­че, чын­бар­лык­ка җа­вап бир­мә­гән бе­леш­мә-мәгъ­лү­мат­лар бу­луы ачык­лан­са.

Җи­де көн эчен­дә мон­дый граж­дан­нар­га алар­ны исем­лек­тән чы­га­ру һәм җир учас­то­гы би­рел­мәү ту­рын­да из­ве­ще­ние җи­бә­ре­лә. Тәкъ­дим ител­гән за­кон про­ек­ты Дә­ү­ләт Со­ве­ты уты­ры­шын­да бе­рен­че укы­лыш­та ка­ра­ла­чак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җир гаилә закон проект