Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Өмет» интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды

Яр Чаллының 86нчы номерлы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен«Өмет» интернат-мәктәбе 1993 елның 6 сентябреннән бирле эшли. Бина үзе исә 40 ел тулысынча яңартуны көткән (анда элек балалар бакчасы урнашкан булган). Республика бюджетыннан ремонтка 67 млн сумнан артык акча бүленгән.

Монда мөмкинлекләре чикләнгән балалар адаптация үтә, дәвалана, махсус укыту укый. Мәктәптә коллектив көйле, күп кенә хезмәткәрләр биредә егерме елдан артык эшли, чөнки бу үзенчәлекле булуны таләп итә.
Ачылу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. 
Наил Мәһдиев балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады, капиталь ремонттан соң мәктәпне яңа бина дип санарга мөмкин, дип билгеләп үтте, чөнки биредә территорияне төзекләндерү генә башкарылмаган, шулай ук инженерлык коммуникацияләре дә алыштырылган.

Моннан тыш, машинадан коляскаларны бушатырга мөмкин булсын өчен, керү ягында озак көтелгән зур парковка ясалган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпкә керү ишеге янында әти-әниләр өчен зур төзекләндерелгән парковка барлыкка килде.

Ачылу тантанасыннан соң кунаклар укыту кабинетларында булдылар. Аларның кайберләрендә йокы бүлмәләре дә урнашкан - балаларның бер өлеше биредә тулы көн циклында белем ала. Мэр мәктәп директоры Роберт Абайдуллин белән бергә өстәмә белем бирү кысаларында алып барыла торган балалар эшләре белән дә танышты.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация