Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президентның балаларга бүләге

Яңа уку елы алдыннан шәһәрдә “Лучики” балалар бакчасы һәм 14нче гимназия ачылды. Шәһәрдәшләрнең шатлыгын уртаклашырга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде.

63нче бистәдә ачылган “Лучики” – заманча учреждение, биредә балаларга аң һәм сөйләм үстерү күнекмәләре бирәчәкләр. Бакчада 12 төркем. Биредә музыка, спорт заллары, ризык әзерләү блогы, 12 уен мәйданчыгы бар. 63нче бистәдәге әлеге заманча бакча төзелешенә федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан 250 миллион сумнан артык акча тотылган. “Әлеге проект ясле төркеме артуын исәпкә алып эшләнде. Быел Чаллыда берьюлы 3 балалар бакчасы, 2 заманча мәктәп төзелде. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. Моңа федераль хөкүмәт ярдәме һәм депутат корпусының актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирештек. Чаллы – югары җитештерү һәм нәтиҗәле эшләүче мәгариф системасы булган алдынгы шәһәр, чөнки СССР төбәкләреннән җыелган фидакарь кешеләр яши”, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бакча ачу тантанасында. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев яшьләр күп яши торган “Яшьлек” микрорайонында балалар бакчасы ачылу көтелгән вакыйга икәнлеген искәртте. Чаллы халкы исеменнән “Демография” илкүләм проекты өчен Россия Президентына һәм проектларны тормышка ашыруда Чаллыга даими ярдәм итүче ТР Президентына рәхмәт әйтте. “Кадерле әти-әниләр, балалар бакчаны саклагыз, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсегез”, - диде ул чыгышында. 


Мәләкәс аръягы бистәсендәге 14нче гимназия алдында мәртәбәле кунакларны укытучылар, укучылар, ата-аналар каршы алды. Ата-аналар җитәкчеләргә әкияттәге кебек матур, заманча мәктәп өчен рәхмәт әйтте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: 
-    Без 7 ай эчендә 1224 урынга исәпләнгән заманча мәктәп төзеп җиткердек. Юкса, күршедәге былтыр төзегән 39нчы мәктәптә өч сменада укырга туры килер иде. Яңа уку елында 39нчы мәктәптә 10 беренче сыйныф, 14нче гимназиядә – 9. Яңа мәктәп төзелешен Рөстәм Нургали улы контрольдә тотты. 
Рөстәм Миңнеханов кыска вакыт эчендә мәктәпне төзеп җиткерүче “Евростиль” компаниясе  коллективына рәхмәт әйтте.  “Чаллы – бөтен ил үсеше өчен мөһим шәһәр. Биредә Россиянең иң эре машина төзү предприятиесе “КАМАЗ” һәм бик күп башка предприятиеләр эшли. Шәһәр үсештә. Без аның шулай дәвам итүен телибез. Безнең максат: мәгарифне камилләштерү, кешеләр биредән китмәсен өчен тырышырга кирәк. Балаларның төпле белем алуын телим, алар - шәһәрнең, республиканың, илебезнең киләчәге. Чаллы мәгарифе Россиядә югары рейтингта. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен”, - диде республика җитәкчесе.  
Президентны мәгариф учреждениесенә керү системасы белән таныштырдылар. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында ишекләр янында тикшерү пункты урнаштырылган. Мәктәпкә исемле карточкалар ярдәмендә керәләр. Гадәттән тыш хәлләр вакытында тавыш бирү системасы белән җиһазландырылган. Ул директор кабинетына һәм тикшерү пунктына тоташкан. Җайланма бөтен мәктәпкә тавышлы элемтә аша белдерүләр бирергә мөмкинлек бирә. Дәрәҗәле кунаклар сыйныф бүлмәләрен, спорт залларын, бассейннарны, актлар залын һәм ашханәне карап чыктылар. Гимназия  4 блоктан тора. Биредә уку һәм административ бүлекләр, медицина кабинеты, ашханә, библиотека, гардероб һәм бассейннар бар. Мәктәптә 38 сыйныфка балалар тупланган. 


Яңа гимназия үзенең үзенчәлекле дизайны белән аерылып тора. Архитектор-дизайнер Елена Сафиуллина әйтүенчә, иҗади төркем алдына бинаны яшүсмерләрнең ихтыяҗын исәпкә алып бизәү бурычы куелган. Гимназиянең логотибы – курсор. Ул белемле балага  юнәлеш дигәнне аңлата.  Гимназияне бизәүгә тагын бер үзенчәлек : диварлар оригами белән бизәлгән. 
Яңа гимназиядә төпле белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар бар. Укытучылар коллективы тупланган. Иң мөһиме: укучылар күп акча (1469,91 миллион) һәм хезмәт барәбәренә төзелгән мәктәпнең кадерен белеп, тырышып укып, Чаллының горурланырлык гражданнары булып үсеннәр иде. 

Зөлфия ГАЛИМ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация