Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Пушкин картасы» - Чаллыда

1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» дигән яңа мәдәни программа старт алды. Аның ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге егет һәм кызлар шәһәр, республика һәм илебез театр-музейларына, концерт залларына түләүсез, ягъни дәүләт хисабына керә ала. Моның өчен ел ахырына кадәр үз исемеңә «Пушкин картасы»н рәсмиләштерергә кирәк. Аңа хөкүмәттән 3000 мең сум акча күчерелә. 2022 елдан ул 5 000 сум булачак.

Программадан файдалану өчен, Чаллы яшьләренә үз телефоннарына «Дәүләт хезмәте. Мәдәният» мобиль кушымтасын урнаштырырга, РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлү узарга яисә «Банк почтасы» бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Соңгысын сайлаганда картаны ясап ук бирәләр. Интернет аша теркәлгәндә ул виртуаль булачак.


Карта ярдәмендә, бушка керергә мөмкин булган мәдәни чаралар исемлеге pro.мәдәният.рф, культура.рф порталларында урнаштырылган, ул даими тулыланып торачак. Билетларны кушымта аша да, мәдәни учреждение сайтларыннан да, кассага барып та алырга була.
Чаллының медицина көллияте студенты Әдилә Мусина Пушкин картасын алган инде.
– Концертларга, театрларга, музейларга йөрергә яратам. Студентның акчасы күп түгел, шуңа күрә мәдәни чаралардан баш тартырга туры килә. Хәзер мондый проблема булмаячак! Иң беренче шәһәребездәге Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрына, аннары «Мастеровые»га барырга уйлыйм. Бәлки Орган залын да карап кайтырмын. Аннары Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бару – күптәнге хыялым, – дип уртаклашты Әдилә.
Әңгәмәдәшемнән бу программа хакында каян белгәнен дә сораштым?
– Социаль челтәрләрдә күп яздылар, шуннан күрдем. «Шәһри Чаллы» газетасының рәсми сайтын да көн саен карап барам, анда да мәгълүмат бар. Дусларым да бу хакта белә.
Чаллы мәдәният учреждениеләре дә әлеге проектка бик теләп кушылды. Алар арасында: Орган залы, «КАМАЗ» мәдәният йорты, «Болгар» бию театры, «Энергетик» мәдәният йорты, Игорь Лерманның камера оркестры, Яр Чаллы картиналар галереясе, «Визит» джаз оркестры, Тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Мастеровые» рус драма театры, Яр Чаллы дәүләт курчак театры, А. Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры.


«Пушкин картасы»ннан файдалану буенча адымлы инструкция тәкъдим итәбез:
1. Башта «Дәүләт хезмәте» порталында шәхси аккаунтыгыз бармы-юкмы, шуны ачыкларга кирәк. Булмаса  – аны рәсмиләштерергә, аннары расларга кирәк.
2. Теркәлгәннән һәм исәпкә алу язмасын раслаганнан соң, «Дәүләт хезмәтләре.Мәдәният» AppStore һәм Google Playда (моны 2021 елның 1 сентябреннән инде эшләргә мөмкин) һәм «Дәүләт хезмәте» порталында (логин һәм пароль) үз исәпкә алу язмасын кулланып, аңа керергә мөмкин булачак.
3. Аннары сезне «Пушкин картасы» чыгарылышын расларга сораячаклар. Шуннан соң, сез, виртуаль форматта исемле картаның хуҗасы булачаксыз. Аңа 3000 сум күчереләчәк. Виртуаль карта «Счет» вкладкасында кулланылачак.
4. Пушкин пластик картасын 2021 елның 1 сентябреннән «Почта Банк»ның теләсә кайсы бүлегендә, паспорт яисә СНИЛС күрсәтеп, алырга мөмкин булачак.
5. Аннары исә кайда барырга теләгән чараны сайлап аласы була.
6. «Пушкин картасы«»н файдаланып, чараны түләргә генә кала.

 

Мөһим:
– «Пушкин картасы» белән әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга яисә дусларыгызга билетлар сатып алырга ярамый.
– Ел ахырына кадәр сез 3000 сум кулланмыйсыз икән, алар яна.
– Карта буенча, Россиянең барлык шәһәрләрендәге чараларга билетлар сатып алырга мөмкин.

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация