Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр төзегән бина - халык файдасына

­Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев Та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры­ның яңа би­на­сы тө­зе­ле­шен ка­ра­ды. Аның әй­тү­ен­чә, Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов рас­ла­ган про­ект озак ва­кыт­лар фи­кер алы­шу ста­ди­я­сен­дә ге­нә бул­ды. Әм­ма бү­ген те­атр һәм яшь­ләр үзә­ген бер­ләш­тер­гән за­ман­ча би­на шә­һәр­дә ге­нә тү­гел рес­пуб­ли­ка­да да уни­каль бу­ла­чак.

– Те­атр­ның яңа се­зо­ны ок­тябрь­дә баш­ла­на. Әм­ма труп­па сен­тябрь­дә яңа би­на­га ке­реп, сәх­нә­не, зал­ны өй­рә­нер­гә ти­еш. Шу­ңа кү­рә тө­зү­че­ләр ал­ды­на объ­ект­ны сен­тябрь­дә фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру бу­ры­чы ку­я­быз. Би­на ис­ке. “Сә­дәф­кә пәл­тә те­гәр­гә ту­ры кил­де” ди­яр­гә бу­ла бу оч­рак­та. Күп нәр­сә­не сү­тәр­гә ки­рәк . Кур­кы­ныч­сыз­лык – иң мө­һи­ме. Шу­ңа кү­рә би­на­ның бер өле­шен җи­ме­реп, ни­гез­не ны­гы­тыр­га ту­ры кил­де. Би­на­га те­рә­леп тор­ган урын­да яшь­ләр үзә­ге бу­ла­чак. Парк­ны тәр­тип­кә ки­тер­дек. Те­атр, парк, яшь­ләр үзә­ге спек­такль бул­ма­ган көн­нәр­дә ге­нә тү­гел, һәр көн­не эш­лә­я­чәк. Әле­ге би­на ЗЯБ бис­тә­сен­дә ха­лык­ның бар ка­те­го­ри­я­сен дә үзе­нә тар­тып то­ра тор­ган урын бу­ла­чак. Чөн­ки мон­да Боз са­ра­ен­нан тыш, спорт, мә­дә­ни объ­ект та юк, – ди­де На­ил Мәһ­ди­ев.
Бу­ла­чак те­атр­ның мо­но­лит кар­ка­сы эш­лән­гән ин­де. Ан­да фа­сад кир­печ бе­лән тыш­ла­на. Ин­же­нер­лык чел­тәр­лә­ре су­зы­ла, тү­шәм ябы­ла. Те­атр­да 300 урын­га исән­лән­гән ике зал һәм ре­пе­ти­ция бүл­мә­се бу­ла­чак. Тө­зе­леш­нең го­му­ми бә­я­се 1 млрд 149 млн сум­га тө­шә­чәк. Март­та та­тар те­ат­ры­на җи­һаз­лар кай­та­ру бу­ен­ча эш­ләр баш­ла­на­чак.
Ә та­тар те­атр би­на­сы­на кур­чак те­ат­ры кү­чә­чәк. Көз­гә би­ре­дә ка­пи­таль ре­монт баш­ла­на­чак. Шу­лай итеп те­атр­лар яңа би­на­лы, шә­һәр та­гын бер мәк­тәп­ле бу­ла­чак, чөн­ки кур­чак те­ат­рын­нан бу­ша­ган мәк­тәп ка­пи­таль ре­монт­тан соң ба­ла­лар­га би­ре­лә­чәк. Та­тар дә­ү­ләт дра­ма те­ат­ры би­на­сы өч бу­рыч­ны хәл итәр­гә мөм­кин­лек би­рә­чәк. Ә те­атр кол­лек­ти­вы бу көн­нәр­дә “Шә­фәкъ” му­зы­каль премь­е­ра­сын сәх­нә­ләш­те­рә баш­лый.
Он­ко­ло­гия дис­пан­се­рын­да да тө­зе­леш кы­зу тем­п­лар бе­лән ба­ра. Бу объ­ект фе­де­раль һәм рес­пуб­ли­ка бюд­жет­ла­ры ак­ча­сы­на тө­зе­лә. Ул 2 млрд 190 мил­ли­он сум­га тө­шә. Бы­ел әле­ге тө­зе­леш­кә 651,2 мил­ли­он сум ак­ча кил­гән. “Агым­да­гы ел­ның өчен­че квар­та­лын­да тө­зе­леш бе­тә һәм җи­һаз­лар­ны мон­таж­лау эш­лә­ре баш­ла­ныр дип кө­те­лә. Ел ахы­ры­на объ­ект­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыр­га план­лаш­ты­ра­быз. Фи­нанс­лар бе­лән тот­кар­лык­лар юк. Мо­ның өчен без Та­тар­стан Пре­зи­ден­ты­на рәх­мәт­ле­без. Бу бик ки­рәк­ле объ­ект. Мон­да 800 мең ке­ше­не дә­ва­лау мөм­кин­ле­ге бу­ла­чак. Яман шеш – 20-21 га­сыр чи­ре. Шу­ңа кү­рә бу объ­ект Ка­ма аръ­я­гы хал­кы­на ки­рәк”, – ди­де шә­һәр ха­ки­ме.
Он­ко­дис­пан­сер­ның Чал­лы­да­гы фи­ли­а­лын­да кадр­лар 80%ка җит­ке­рел­гән. Рес­пуб­ли­ка кли­ник он­ко­ло­гик дис­пан­се­ры­ның баш та­би­бы урын­ба­са­ры Ил­сур Шәй­мәр­да­нов әй­тү­ен­чә, он­ко­ло­гия хез­мә­те өчен бел­геч­ләр әзер­лә­ү­гә зур игъ­ти­бар би­ре­лә. Ул шу­лай ук, Чал­лы­да хи­мия те­ра­пи­я­се бү­ле­ген­дә ике сме­на­лы эш ре­жи­мы оеш­ты­ры­лу­ын хә­бәр ит­те.
Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X