Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда балалар бакчасын һәм гимназияне тантаналы ачачак

Аның эш сәфәре 25 августка планлаштырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 25 августта Чаллыда эш сәфәре белән булачак. Ул 63нче комплекста «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән 220 урынлы балалар бакчасы һәм Мәләкәс аръягы микрорайонындагы яңа гимназия ачылышында катнашырга ниятли.
Яңа балалар бакчасында инде 12 төркем булдырылган. Учреждениедә спорт һәм музыка заллары, азык-төлек блогы, медицина блогы, тар белгечләр кабинеты, уен мәйданчыклары һәм башкалар бар. Биредә нульдән алып өч яшькә кадәр 120 бала һәм өч яшьтән җиде яшькә кадәр 100 бала кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация