Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сак булыгыз, талпаннар!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы талпаннардан сакланырга өнди

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор талпаннардан (урман бетләреннән) сакланырга өнди. Министрлык кәрәзле телефоннарга кисәтү хәбәре таратты.

Урманнарга барганда, тәнне каплый торган саклаучы кием кию, репеллентлар куллану зарур. Талпан тешләгән очракта, аны чыгару һәм талпанны тикшертү өчен табибка мөрәҗәгать итү мөһим, диелә смс-хәбәрдә.

Роспотребнадзор сайтында да, урманнарга барган очракта, кешеләргә һәр 1,5-2 сәгать саен үз-үзләренең тәнен карап торырга яки берничә кеше булса, бер-берсен баштан аяк тикшереп чыгу киңәш ителә. Әгәр инде талпан кадалган икән, аны мөстәкыйль чыгарырга тырышу кирәкми, медицина урчеждениесенә бару зарур, диелә.

  • Роспотребнадзор белгечләре апрель азагында булган брифингта, талпан кадалса, өч көн эчендә табибларга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында кисәткән иде. “Кеше талпанны үзе алган очракта да, банкага салып, медицина оешмасына килергә тиеш. Бу талпанны медицина хезмәткәре лабораториягә җибәрә. 1-2 тәүлек эчендә тикшереп, талпан энцефалиты бармы-юкмы – шуны ачыклыйлар. Әгәр бу вирус булса, димәк, бу кешегә талпанга каршы иммуноглобулин ясала. Ә ул талпан тешләгәннән соң беренче 72 сәгать эчендә генә кертелә. Шушы 72 сәгать эчендә талпанны тикшертеп өлгерү зарур”, — диде Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина.
  • Белгеч талпан энцефалитыннан прививка ясатыр вакыт җиткәнен дә әйтте. “Талпан энцефалитыннан вакцинаны күбрәк талпаннар күп булган җирлекләргә баручылар кадата. Тик аны алдан кайгырту зарур. Мондый урыннарга җәйге сәяхәткә баручылар өчен вакыт җитте инде. Апрель-майда ук ясатырга кирәк, чөнки әле иммунитет булганчы, бер ай кирәк”, — дип Патяшина соңга калмаска киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм май яз ял