Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәрдә "PROFдвижение” профориентация форумы ачылды

Тантанага “Россия тимер юллары” ААҖ идарә рәисе-өлкән киңәшче Максим Топилин килде.

Әлеге форум “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә 2014 елда уздырыла. Ул чактагы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Топилин ярдәме белән оештырыла башлады. “Елдан-ел форумның дәрәҗәсе дә, анда катнашучылар саны да арта. Ул халыкара  статус алды. Әмма без моны зур эшнең башы дип саныйбыз, үсәргә мөмкинлекләр бар әле. Бу форумга тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә кирәк”, – диде Мәскәү кунагы. “PROFдвижение”дә быел онлайн рәвештә Белорусь, Украина, Польша, Казахстан һәм Кыргызстаннан 68 кеше катнашты. Ә IT-паркка Россиянең 30 югары һәм урта махсус уку йортыннан 200 студент килде. 
Соңрак Максим Топилин “Россия эше” кадрлар үзәге эшчәнлеге белән дә танышты. Үзәк директоры Татьяна Быданова әйтүенчә, мәшгульлек үзәкләренең эшен камилләштерүгә, бинаны капиталь төзекләндерүгә М.Топилин зур өлеш керткән. Үзәктәге вакансияләр арасында тимер юл системасы хезмәткәрләре дә бар. Мәртәбәле кунак үзәк эшчәнлегеннән канәгать калды. 

Зөлфия ФОАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация